Татарстан Республикасында соңгы мәгъләматлар буенча шикәр чөгендерен җыю 2,1 млн. тонна тәшкил итте. Кырлардан 1,460 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере чыгарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хәбәр итте.
Киңәшмне элемтә режимында бөтен муниципаль берәмлекләр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Минсәгыйрь Нуретдинов сүзләренчә, республиканың шикәр заводларында 770 мең тонна продукция эшкәртелгән һәм 100 мең тонна шикәр җитештерелгән.
Республика кырларында кукуруза, көнбагыш кебек авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә. Көнбагыш 50 мең гектар мәйданда җыелган, бу 57 % тәшкил итә, аның уртача уңышлыгы - 13,1 ц/га.
Татарстан Республикасында терлек өчен 1,5 млн. тонна азык әзерләнгән, дип хәбәр итте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары.
Минсәгыйрь Нуретдинов сүзләренчә, берничә районда сөт җитештерү күләмнәре кимегән (2012 елның шул ук чоры белән чагыштырганда). Бу хәл турында Рөстәм Миңнеханов былтыргы сөт күләмнәре кәгазьдә генә булгандыр дигән шиген белдерде. Ул районнар башлыкларын өстәмә язулар белән шөгыльләнмичә, бары чыннан да җитештерелгән сөт күләмнәрен күрсәтерә өндәде.