«Татэнерго" АҖ Директорлар советында агымдагы елның беренче кварталы эшенә йомгак ясалды

2025 елның 27 мае, сишәмбе

Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырыш барышында компаниянең 2025 елның беренче кварталындагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Елның беренче өч аенда компания тарафыннан электр энергиясе эшләп чыгару 4 351 млн кВт·сәг тәшкил иткән, бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бер процентка кимрәк һәм планлы күрсәткечтән 19 процентка артыграк.

Быелның беренче кварталында компания җылылык энергиясен кулланучыларга 4.483 мең Гкал җылылык җибәргән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 17 процентка түбәнрәк һәм планлы күрсәткечләрдән 12 процентка түбәнрәк.

Җылылык энергиясен җибәрүнең кимүе башлыча үткән кышның һәм яз башының температура режимына бәйле.

2025 елның беренче кварталында электр энергиясен гамәлгә ашыру күләме 4,8 млрд кВт·сәг тәшкил иткән, куәте – 4,4 ГВт, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 25%ка күбрәк.

Гамәлгә ашыру күләмнәрен дебиторлык бурычы динамикасы белән чагыштыру уңай тенденция күрсәтә. Хисап чорында вакыты чыккан дебиторлык бурычы дәрәҗәсен киметүгә ирешелгән. Шул ук вакытта күпләп сату базарында электр энергиясен һәм куәтен сату үсеше күзәтелә. Сату 25%ка үскән вакытта акча җыю күләме шул ук күләмгә арткан. Вакыты чыккан дебиторлык бурычы шул ук вакытта кимегән.

2025 елның 1 кварталында җылылык энергиясен файдалы җибәрү 4.479, 9 мең Гкал тәшкил итте, бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14,4%ка кимрәк. Файдалы җибәрүнең түбәнәюенең төп сәбәпләреннән берсе - 2025 елда җылы бирү чорында һава торышының уртача температурасының 2024 елга карата 4,5°Ска артуына бәйле.

Файдалы җибәрүнең түбәнәюе барлык кулланучылар төркемнәре буенча да күзәтелгән. 2025 елның 1 апреленә гомуми дебиторлык бурычы 2 535,6 млн сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры бурычыннан 8,8 процентка кимрәк.

2025 елның 1 апреленә вакыты чыккан дебиторлык бурычы 281,3 млн сум тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 45,6 млн сум, яки 13,9 процент кимегән.

Шәһәрләр буенча срогы чыккан бурыч: Казан – 170,3 млн. сум, Чаллы – 77 млн. сум, Түбән Кама – 4,7 млн. сум, Зәй – 29,4 млн. сум.

Утырышта Директорлар советы әгъзалары шулай ук 2024-2025 елларның җылы бирү чорын узу нәтиҗәләре турында хисап тыңладылар. Җылы бирү чорына әзерлек буенча күрелгән чаралар предприятиеләрне, социаль-көнкүреш объектларын һәм Татарстан халкын тотрыклы энергия белән тәэмин иткән. Минималь температура чорларын үтү ышанычлы узган һәм җитәрлек куәтләр резервы белән тәэмин ителгән.

Узган җылы бирү чорында электр энергиясен эшләп чыгару 9,8 млрд кВт·сәг тәшкил иткән, бу алдагы җылы бирү сезоны белән чагыштырганда 4%ка күбрәк. Эшләп чыгаруның төп өлешен Зәй ГРЭСы һәм Чаллы ТЭЦы тәшкил иткән, аларның өлеше 34% һәм 27%. Шул ук вакытта нәкъ менә бу станцияләр, Казан ТЭЦларыннан аермалы буларак, эксплуатация башланганнан бирле, ягъни узган гасырның 70 нче елларыннан бирле яңартылмаган.

Тулаем алганда компания буенча җылы бирү чорында электр станцияләре җайланмаларында 45 авария очрагы теркәлгән, узган җылы бирү сезонына карата 10 очракка үсеш күзәтелгән. Аварияләрнең төп үсеше Зәй ГРЭСы һәм Чаллы ТЭЦы буенча. Бу ике станциянең генерацияләү җайланмаларының фактта эшләп бетерелүе парк ресурсыннан 1,5-2 тапкырга артыграк.

Җылылык энергиясен җибәрү 2,6 градуска җылырак кышкы чорда билгеләннән һәм 7,7 млн Гкал тәшкил иткән, узган җылылык сезонына карата 12%ка кимегән.

Тулаем алганда, Татэнерго буенча торбаүткәргечләрнең фактик тузганлыгы 64% тәшкил итә, Түбән Кама шәһәре челтәрләрендә иң югары тузганлык – 83%. Түбән Камада челтәрләрнең нык тузуы зарарланулар санын да билгели – меңнән артык очрак.

«Татэнерго» АҖ Директорлар советы әгъзалары 2025-2026 елларның җылы бирү чорына әзерлек планнары белән таныштылар. Быел электр станцияләрен ремонтлауга 3 066,3 млн сум күләмендә, ягъни узган ел дәрәҗәсендә финанслау каралган. Шул исәптән 12 төп җайланманы капиталь һәм уртача ремонтлау планлаштырылган.

Җылылык челтәрләре буенча 100 км торбаүткәргечне алмаштыру 4 708,7 млн сумга планлаштырылган, бу гомуми озынлыкның 3,2%ынтәшкил итә. Җылы бирү чорына әзерлек кысаларында 287 чара беркетелгән (шул исәптән 26сы - Бөгелмә җылылык челтәрләре буенча). Эшләр яңа җылы бирү сезоны башланганчы тәмамланырга тиеш.

«Татэнерго» АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, быел җылылык челтәрләрен тиз арада, сыйфатлы һәм мөмкин кадәр тизрәк ремонтлау мөһим, шул исәптән Түбән Камада да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International