Искәртеп узабыз, “Чистай” индустриаль паркында яңа завод нигезенә беренче таш салу тантанасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган иде.
“Дельрус” халыкара фәнни-җитештерү компаниясе Россия медицина җиһазлары базарында иң зурысы санала. Компания индустриаль парк территориясендә барлыгы 4 җитештерү корпусы төзергә җыена. 2017 елга проектка 700 млн. сум кертергә планлаштыра. Дүрт производствода 120 дән артык эш урыны булдырылачак.
Яңа индустриаль мәйданчыкта беренче производство ачылышы озак көтелгән вакыйга, дип билгеләп үтте Илдар Халиков.
Аның сүзләренә караганда, быел Татарстанда технопарк проектларының гомуми кереме 66 млрд сум тирәсе тәшкил итәчәк, ә “Алабуга” МИЗ күрсәткечләре белән бергә – 140 млрд. сум чамасы. Бу Россиянең кайбер төбәкләрендә тулай төбәк продукты белән чагыштырырлык.
“Бу сәнәгать мәйданчыгында беренче резидентның медицина, технология, нефть химиясе өлкәсендә эшләве әһәмияткә ия. Бу Татарстан өчен бик мөһим. Компания илдә лидер гына түгел, ә эре дөньяви компанияләр белән көндәшлек тә итә. Мондый продукция Ауропада, Азиядә күп көндәшләр тарафыннан җитештерелә. Бу инвесторлар өчен яхшы сигнал: нәкъ менә Чистай индустриаль мәйданчыгында заводлар төзү мөмкин. Бүген без заводның беренче чираты ачылышында катнашабыз, бу проектны икенче чираты да гамәлгә куелачагына шигем юк”, дип ышануын белдерде ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков, Илдус Әхмәтҗанов һәм Юлай Магадеев символик төймәгә басып завод эшенә старт бирде. Аннары тантанада катнашучылар яңа производство белән танышты.
Бүген яңа завод территориясендә ТР Премьер-министры катнашында Чистай муниципаль районы белән “Газпромбанк” ААҖ арасында килешү имзаланды. Документта муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади үсеш бурычларын хәл итүдә хезмәттәшлек итү каралган.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.