Җәйге савыктыру кампаниясе Татарстанда 200 меңнән артык баланы һәм яшьләрне колачлый.
Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белдерде.
Министр ассызыклаганча, балаларны савыктыру ялы республика территориясендә генә түгел, ә аннан читтә дә оештырылган – бу Кырым һәм Краснодар крае. Кара диңгез юнәлеше турында сөйләгәндә, Садыйков, су коену буенча чикләүләргә карамастан, татарстанлыларның Анапа белән кызыксынуы югары дәрәҗәдә саклана, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук су коену лагерь территорияләрендәге бассейннарда оештырылачак, дип өстәде. «Шушы көннәрдә генә без балаларыбызның беренче делегацияләрен җибәрәбез", - диде Ринат Садыйков.
Җәйге лагерьлардан тыш, Татарстанның мәдәни, спорт, мәгариф һәм яшьләр учреждениеләрендә көндезге лагерьлар оештырылачак. "Балалар көндез төрле түгәрәкләргә, мастер-классларга, кызыклы шәхесләр белән очрашуларга һәм башкаларга йөри. Кыскасы, алар файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнәчәк", - дип ассызыклады Ринат Садыйков.
Шундый ук чаралар Татарстанның күп фатирлы йортларының кайбер ишегалларында да узачак. Министр сүзләренә караганда, программа көндәлек 4-5 сәгатьлек чараларны үз эченә алачак, анда теләгән һәркем катнаша алачак. Татарстанның җәйге савыктыру лагерьларына юлламаның уртача бәясе, Кара диңгез ярларыннан тыш, бүгенге көндә 24 мең сум тәшкил итә.
Бу хакта брифингта ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләде. Шул ук вакытта муниципаль лагерьларга юлламалар бәясе 4 меңнән 17 мең сумга кадәр, республика лагерьларына – 17 меңнән 45 мең сумга кадәр, ә коммерциячел секторда бәяләр 11 мең сумнан башлана һәм 60 мең сумнан артып китәргә мөмкин. "Кара диңгез яр буендагы лагерьларыбызны аерым билгеләп үтәм. Уртача анда юллама 44 мең сумга төшәчәк", - дип өстәде министр.
Традиция буенча республиканың барлык лагерьларында быел илебез һәм республика өчен мөһим даталарга багышланган тематик чаралар узачак. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына аерым игътибар биреләчәк. «Әлбәттә, ике төп тема - Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы. Җиңү юбилее 9 майда тәмамланмады, чаралар ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Һәм без балаларга бу бөек датаның әһәмияте турында сөйлибез", - дип ассызыклады Садыйков.
Татарстанда быел җәй балалар лагерьларында «Беренчеләр хәрәкәте» флагы астында 10 дән артык смена узачак. Бу хакта брифингта ТР Рәисе ярдәмчесе, республикада «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
"Махсус 200дән артык әйдаман әзерлибез. Шул ук вакытта оешма бу 100 смена белән генә чикләнмәячәк. Республика лагерьларының барлык сменаларында диярлек «Беренчеләр хәрәкәте» көннәре һәм төрле чаралар узачак, алар балаларны оешманың үзенчәлекләре белән таныштырачак», – дип уртаклашты Тимур Сөләйманов.
Ул билгеләп үткәнчә, мондый алым балаларга җәйге каникулларын матур итеп уздырырга мөмкинлек биреп кенә калмыйча, ел дәвамында шундый ук чараларда катнашу мөмкинлекләрен һәм перспективаларын билгеләячәк. "Уку елы бик күп күңелле һәм мәҗбүри чаралар белән тулы булды. Һәм безнең бурыч - җәй көне уңай хис-кичерешләр алган балалар моның уку вакытында да дәвам итәчәген белсеннәр", - дип белдерде Тимур Сөләйманов. Ул искәрткәнчә, «Беренчеләр хәрәкәте»нең башлангыч бүлекләре һәр мәктәптә бар.