Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында традицион киңәшмә бер минутлык тынлык белән башланып китте

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре белән традицион киңәшмә бер минутлык тынлык белән башланып китте. Киңәшмәдә катнашучылар “Казан” халыкара аэропортында Домодедовыдан (Мәскәү) Казанга очучы, утырырга җыенган вакытта һәлакәткә очраган “Боинг” самолетында һәлак булганнарны искә алдылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елның 18 ноябрен матәм көне дип игълан итү турындагы Указны укып чыкты һәм авиа һәлакәттә һәлак булганнарны искә алырга тәкъдим итте.

Аннары киңәшмә эш режимында дәвам ителде. Киңәшмәдә актуаль икътисадый һәм хуҗалык мәсьәләләре, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең эш планнары буенча фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International