Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы җитәкчелеге белән телефоннан сөйләште

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Бүген Төркия ягы теләге буенча Татарстан Ренспубликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Абдуллаһ Гүл, Төркия Республикасы Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Төркия Республикасы тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглу белән телефоннан сөйләште.

Төркия Республикасы җитәкчелеге “Казан” халыкара аэропортында һәлакәткә очраган “Боинг 737” самолеты пассажирлары һәлак булуга карата кайгыларны уртаклашуларын белдерделәр, һәлак булганнарның гаиләләре, туганнарынна, шәхсән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка түземлек һәм сабырлык теләделәр. Төркия Республикасының югары җитәкчелек вәкилләре бу фаҗигале көннәрдә Төркия халкы татарстанлылар һәм күп милләтле Россия халкы белән кайгыларын уртаклашуын һәм хәсрәтләнүләрен ассызыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International