Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Милли мәҗлесенең чит илләр эшләре буенча комиссиясе Рәисе Волкан Бозкыр белән очрашты

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

Бүген Төркия Республикасы Милли мәҗлесенең чит илләр эшләре буенча комиссиясе Рәисе Волкан Бозкыр әфәнде белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнаштылар.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә Төркия Республикасы һәм Россия төбәкләренең берсе буларак Татарстан Республикасы арасында икътисадның төрле өлкәләрендә багланышлар алып барыла. Шуннан яклар алга таба икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Искәртеп үтик, Волкан Бозкыр әфәнде Төркия делегациясе составында Россия-Төркия җәмәгатьчелек форумының утырышында катнашырга дип килгән. Форум иртәгә, 2013 елның 20 нояберендә, Казанда "Корстон" МККда узачак. Әлеге чараны Россотрудничество һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International