2013 елның 17 ноябрендә кичен “Казан” халыкара аэропортында һәлакәткә очраган “Боинг 737” самолеты пассажирлары һәлак булуга карата Татарстан Республикасына кайгыларны уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә.
Кайгыларны уртаклашу авиакатастрофада һәлак булганнарның барлык туганнарына һәм гаиләләренә, шулай ук олы улы һәлакәткә дучар самолетта булган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка шәхсән адреслана.
Казандагы авиакатастрофага бәйле рәвештә Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев, Литва Башлыгы Даля Грибаускайте, Черногориянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, Согуд Гарәбстаны Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, Литва Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, Төрекмәнстанның РФдәге илчесе, Беларусь Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, РФнең ЮНЕСКО каршында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе, РФнең Бөекбританиядә илчесе, РФнең Чехия Республикасында илчесе, Индонезия Республикасының Мәскәүдәге Илчесе, Польша Республикасының Мәскәүдәге Илчесе, Франциянең Россиядәге Илчесе, Швейцариянең Мәскәүдәге Илчесе, шулай ук FIFA Генераль секретаре, FINA Президенты һәм башкалар кайгыларны уртаклашу телеграммалары җибәрделәр.
Мөселман җәмәгатьчелеге исеменнән Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гәйнетдин һәлак булганнар туганнарына һәм якыннарына кайгыларын уртаклашуын белдерде.
Авиакатастрофада һәлак булганнарның барлык туганнарына һәм гаиләләренә эре компанияләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре дә кайгыларын уртаклашуларын белдерделәр, алар арасында “ЛУКОЙЛ” ААҖ президенты Вахит Алекперов, “АК “Транснефть” ААҖ президенты Николай Токарев, “Аэрофлот” ААҖ генераль директоры Виталий Савельев, “Газпром” ААҖ Идарә рәисе Алексей Миллер, Внешэкономбанк рәисе Владимир Дмитриев, ВТБ Идарә рәисе Андрей Костин, Россиянең Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Михаил Шмаков һәм башкалар бар.
Шулай ук һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына Россия Федерациясе Хөкүмәтенең вице-премьерлары Аркадий Дворкович һәм Дмитрий Рогозин, федерация субъектлары җитәкчеләре, федераль һәм региональ ведомстволар җитәкчеләре чын күңелдән хәсрәтләрен уртаклашуларын белдерделәр.
Кайгыларны уртаклашу хатлары һәм телеграммалары һаман килеп тора