Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Татарстанның мөстәкыйль туризмны үстерү өчен мөмкинлекләре бар”
2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
Татарстан һәрвакыт туризмны мөстәкыйль тармак итеп үстерү мөмкинлегенә ия булды һәм бүген дә бу мөмкинлек бик зур. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының “Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчыллык өлкәсе үсеше перспективалары” темасына коллегия утырышында әнә шул фикерне ассызыклап узды.
Коллегия утырышында Туризм буенча федераль агентлыкның дәүләт туристик проектлары һәм туризм куркынычсызлыгы идарәсе башлыгы Александр Сирченко, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова һәм башкалар катнашты. Иң элек барлык катнашучылар 17 нче ноябрьдә булган авиаһәлакәттә вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.
Илдар Халиков фикеренчә, туризмга тармак буларак карап, аның үсешенә җитди игътибар юнәлтергә кирәк. “Күп кенә субъектлар, илләр бюджет кеременең 70 процентына кадәр өлешен туристик инфрастуктура хисабына формалаштыра. Бүгенге көндә соңгы өч елда туризм инфраструктурасы үсешенә саллы финанс чараларын сарыф иткән субъектларны һәм хәтта илләрне дә табу бик авыр”, - дип, Хөкүмәт башлыгы республикада туризм инфраструктурасы үсешенә күләмле финанс чаралары юнәлтелүенә ишарәләде. “Әлбәттә, бу эшне дәвам итәргә кирәк, әмма аның югары нәтиҗәләрен дә татып карау мөһим. Дөрес, инфраструктура гына түгел, узган Универсиадада да Казанны һәм Татарстанны танытуга саллы өлеш кертте. Матбугат, телевидение экраннары аша да Татарстан турында киң колач җәеп сөйләнелде”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Премьер-министр туризм үсеше юнәлешендә эшләүчеләрне мактады, аларга рәхмәтен җиткерде, тик барыбер бөтен мөмкинлекләрнең дә тулы куәтендә эшкә җигелмәвен ассызыклап үтте. “2013 нче елда җитди сынаулар уздык, башлыча июль-август айларына туры килгән туристлар ташкыны да каушатмады, әмма шул ук вакытта барыбер ниндидер канәгатьсезлек хисе яши. Һәрвакыт тагын да яхшыракка өметләнәсе килә. Без Казан үсешенә саллы финанс чаралары кертәбез, Болгар һәм Зөядә зур эшләр башкарылып, музей-тыюлыкларның тырышлыгын да күрәбез, тик бу эшләр генә без көткән өметләрдән ерак. Сәбәбе нидә соң? Әйдәгез, хәл итү юлларын табып карыйк. Безгә туризм үсеше ноктасын күрергә мөмкинлек биргән система булдырырга, күңелне борчый торган сораулар исемлеген төзергә кирәк. Туризм үсеше бәрабәренә барлык иң яхшы казанышлар эшкә җигелергә, барлык мөмкин булган чыганаклар кулланылырга тиеш, моның өчен белгечләребез дә бар”, - дип билгеләп узды Илдар Халиков.
Хөкүмәт башлыгы фикеренчә, Казанның гына түгел, республиканың күп кенә муниципаль берәмлекләренең дә туризмны үстерү өчен искиткеч потенциалы бар. Ул матур үрнәк итеп Алабуганы мисалга китерде. Аның фикеренчә, анда туризмга карата бөтенләй үзгә мөнәсәбәт сизелә. Туризм үсешенә әллә ни зур акчалар тотылмаса да, туристлар тарафыннан зур кызыксыну бар, кызыксындыру буенча яхшы нәтиҗәләр күренә. Алабугадан бер ягы белән дә ким булмаган бай тарихка ия шәһәрләребез бар, бары тик җиренә җиткереп эшләмәү генә комачаулый, дип саный Илдар Халиков. Ул Алабуга тәҗрибәсен Татарстанның башка мәйданнарына да тиражлау турында уйланырга кушты. “Әйтик, бездә “Кыш бабай резиденциясе” проекты тормышка ашырыла. Кайвакыт карап торышка гап-гади, артык уникаль дә булмаган, югары чыгымнар сорамаган проектларның нәтиҗәлелеге күпкә зуррак. Моңа охшаш проектларны башкаларга уйлап табарга кем комачаулый?”, - дип белдерде Премьер-министр.
Илдар Халиков туристик тармак өчен кадрлар әзерләү әһәмиятенә басым ясады. Ул шулай ук туристик продуктны алга сөрү, сату ягыннан да Татарстанның сүлпәнлегенә басым ясады һәм бу кимчелекләрне бетерү өстендә эш алып барырга кирәклегенә ишарәләде. “Туризм үсешендә тагын да көчлерәк импульска ия буласы иде”, - дип ул музейларның эш сәгатендә дә нәтиҗәлелек күздә тотылырга тиешлеген билгеләп үтте.
Илдар Халиков коллегия азагында туризм үсеше юнәлешендә эшләүче барлык хезмәткәрләргә рәхмәтен ирештерде. Аның әйтүенчә, Универсиада вакытында Казанда булган күп кенә кунаклар, башка дәүләт җитәкчеләреннән дә бик күп рәхмәт сүзләре ишетелгән.
“Туристлар ташкыны киләсе елда тагын яңарыр дип ышанасы килә. Без проблеманы хәл итү юлларын табарбыз, туризм тармагы үсешенә тагын да зуррак импульс бирүгә ирешербез дип уйлыйм”, - дип җөпләде Илдар Халиков чыгышын.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз