"Сименс" компаниясе Татарстан Республикасын алга таба инвестицияләр кертерлек регион дип саный

2013 елның 20 ноябре, чәршәмбе

"Сименс" компаниясе Татарстан Республикасын алга таба инвестицияләр кертерлек регион дип саный. Бу хакта бүген Россия һәм Урта Азиядә "Сименс" компаниясенең президенты, "Сименс АГ" вице-президенты Дитрих Мёллер Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урыбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм башкалар катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сименс" вәкилләренә Казанга килүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Германия Татарстан Республикасыңың күптәнге стратегик партнеры икәнен билгеләп үтте. Ел саен Россиянең регионы буларак Татарстан белән Германия арасында товар әйләнеше үсә бара, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, Татарстан территориясендә немец инвесторлары катнашындагы 82 предприятие эшләп килә.

Татарстан Президенты шулай ук быел көз ул, республика делегациясен җитәкләп, Германиянең ике регионында булганын билгеләп үтте, анда аларны икътисадый потенциал ёщм ъсеш перспектиалары белщн таныштырдылар (2013 елның 15-17 октябре).

Гомумән "Сименс" компанисе продукциясе бездә энергетика, сәламәтлек саклау, нефть химиясе, тимер юл транспорты һәм башка тармакларда бар, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.  

"Сименс" алга таба да Татарстан белән үзара уңышлы хезмәттәшлеккә ышана алалар, без ныклы партнерлык мөнәсәбәтләребезгә бик шат, дип белдерде очрашу барышында Татарстан Президенты, сезнең компания - партнерлык мөнәсәбәтләренең үрнәге, нәкъ менә шундый булырга тиеш ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2012 елда Татарстан Республикасы һәм "Сименс" Стратегик партнерлык һәм үзара уңышлы хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту турында килешү имзалаганнарын искә төшерде.

Россия һәм Урта Азиядә "Сименс" компаниясенең президенты, "Сименс АГ" вице-президенты Дитрих Мёллер Татарстан Республикасының югары икътисадый потенциалын билгеләп үтте һәм хезмәттәшлек алга таба дәвами итер дигән ышанычын белдерде.  

Ул Татарстанның мәгариф өлкәсендә Академик алмашулар буенча Германия хезмәте (DAAD) белән хезмәттәшлеккә теләге булганын аерым билгеләп үтте. Без әлеге хезмәттәшлеккә ярдәм итәргә тырышабыз, дип әйтте Дитрих Мёллер, бу - белгечләр әзреләү, элемтәләр һәм проектларны үстерү мөмкинлеге.

Дитрих Мёллер шулай ук "Сименс" компаниясенең Татарстан республикасы вузлары белән хезмәттәшлек итәсе килгәнен дә белдерде, шул исәптән Казан энергетик университеты һәм башкалар белән. Безнең проектларын гамәлгә ашыру югары дәрәҗәдә әзерләнгән белегләр таләп итә, дип билгеләп үтте ул. Бүгенге көндә "Сименс" "СервисМонтажИнтеграция", "КЭР-Инжиниринг", "ИНВЭНТ" һәм башка компанияләпр белән хезмәттәшлек итә.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов кыскача 2012 елда Татарстан республикасы белән "Сименс" компаниясе арасында имзаланган килешү кысаларында алып барыла торган эш турында сөйләп китте.

Очрашу ахырында "Сименс" компаниясе һәм Казан энергетик университет арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барында документка Россия һәм Урта Азиядә "Сименс" компаниясенең президенты, "Сименс АГ" вице-президенты Дитрих Мёллер һәм Казан энергетик университет ректоры Эдвард Абдуллаҗанов кул куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International