Бүген “Комплекслы энергетика системалары” ЯАҖ белән “Генерирующая компания” ААҖ арасында ниятләр турындагы Меморандумга имза салынды. Документка “Комплекслы энергетика системалары” ЯАҖ генераль директоры Борис Вайнзихер һәм “Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры Рәузил Хаҗиев имза салдылар.
Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов барында узды.
Меморандум яклар эшләп торучы регионнарда “КЭС” ЯАҖ һәм “Генерирующая компания” ААҖ идарәсендәге җылылык һәм электр энергиясен генерацияләү объектларын төзү, реконструкцияләү һәм модернизацияләү юлы белән электр энергетикасы инфраструктурын үстерү эшен күз алдында тота. “КЭС” ЯАҖ һәм “Генерирующая компания” ААҖ эшләп торучы регионнарда энергия белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм экономиялелеген арттыру максатларында технологияләрне һәм компетенцияләрне уртак файдалану һәм аларны алмашу күз алдында тотыла.