Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Хөрмәтле салым органнары хезмәткәрләре! – диелә котлау текстында. – Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясенең Салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Салым хезмәте – дәүләт финанс системасының тотрыклы эшен тәэмин итүче төп звеноларның берсе. Социаль әһәмиятле программаларның һәм инвестицион проектларның үз вакытында финанслануы, бюджет өлкәсе учреждениеләре хезмәткәрләренең иминлеге, гомумән илдәге икътисади иминлек аның эшчәнлегеннән тора.
Бүген салым хезмәте –иң югары дәрәҗәдә оештырылган, нәтиҗәле эшләүче һәм динамик үсеш алган дәүләт структураларының берсе, ул заманча мәгълүмат технологияләренә һәм программаларына, эш формаларына һәм алымнарына таянып эшли.
Бүгенге истәлекле көндә сезгә югары профессиональлек, зур җаваплылык, гадел һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сез бюджетның керем өлешен тулыландыруга, безнең республика үсеше өчен финанс базасы булдыруга зур өлеш кертәсез. Киләчәктә дә үз эшчәнлегегез белән Татарстан белән Россия Федерациясе үсеше өчен булышуыгызга ышанам!
Үзегезгә һәм гаиләгезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар!
Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков”.
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз