Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы төбәкләрдә энергия нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә энергия нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау буенча ENES 2013 II Халыкара форум кысаларында уздырыла.
Бөтенроссия киңәшмәсендә РФ региональ үсеш министры И. Слюняев, РФ энергетика министры урынбасары А. Инюцын, Тамбов өлкәсе губернаторы О. Бетин һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.