Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре барлыгы 4,78 млрд. сумга башкарылган. Капиталь ремонт 2013 ел программасына кертелгән 841 күп фатирлы йорттан 840сында тәмамланган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагы әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
28 муниципаль берәмлектә капремонт программасына халык акчаларын җыю планы 100%ка үтәлгән, 17 муниципаль берәмлектә –90%тан артыграк.
Ирек Файзуллин искә төшергәнчә, 2014 елга капремонт программасы Татарстанда быелгы дәрәҗәдә, 4,709 млрд. сум күләмендә формалаштырылган. Шулардан 194 млн. сумы - ТКХ реформалаштыруга ярдәм фонды акчалары, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары - 1,37 млрд. сум, җирле бюджетлар акчалары – 1,07 млрд. сум.
Татарстан Республикасы Төзелеш минстрлыгы башлыгы кайбер мунициципаль районнарның күп фатирлы йортларны кадастр исәбенә кую турындагы белешмәләрне бирү проценты уртача республика дәрәҗәсеннән шактый түбән булуга игътибар итте (бу Бөгелмә, Әлмәт, Минзәлә районнары, Чаллы, Казан шәһәрләре). Барлыгы Татарстанда 15667 күп фатирлы торак йорт кадастр исәбенә алыначак (шулардан 13239е исәпкә куелган инде).
Хәзерге вакытта 160 гомуми белем һәм 7 коррекцион мәктәптә капиталь ремонт кысаларында эшләр тәмамланган, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин. Тәтеш коррекцион мәктәбендә генә хәлләр әйбәт түгел, анда эшләр 50%ка гына тәмамланган, бу подрядчик компаниянең эше күп булуга бәйле.
2014 елда мәктәпләргә капиталь ремонт программасына 151 гомуми белем мәктәбе һәм 8 коррекцион мәктәп кертелгән, финанслау күләме - 2,55 млрд. сум.
Мәктәпләрне җылы санитар урыннар белән тәэмин итү, ДМСИ мәгълүматларына караганда, 2013 елның 22 ноябренә 248 мәктәптән 66 объектта эшләр тулысынча тәмамланган, ә 10 объектта (Сарман районы) эшләрне үтәү зарур түгел, лимитларны үзара күчерү планлаштырыла, калган 190 объектта эшләр дәвам итә. Бу эшләргә финанслау лимиты - 175 млн. сум. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, бөтен эшләрне 2013 елда тәмамлау планлаштырылган иде һәм ул районнар башлыкларын шушы мәсьәләгә җитдирәк карарга өндәде.
Ирек Файзуллин хәбәр иткәнчә, 2014 елда “Чиста су” программасы буенча 210 км суүткәргеч челтәре төзергә, 24 артезиан скважинасы боруларга һәм 19 су җыю башнясы куярга планлаштырыла.
2013 елга ике контурлы казаннар кую планы үтәлгән, фатир саен җылылык кую 4009 мең фатирда гамәлгә ашырылган. 2014 елга ул программа 5332 фатирда башкарылачак. Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков әлеге программаның бары тик җылылык белән тәэмин итү схемалары әзер булган һәм расланган районнарда гына гамәлгә ашырылачагына басым ясады.
Авыл торак пунктларында урамнарны яктырту мәсьәләсенә килгәндә исә, 2014 елда бу программа 45 муниципаль берәмлектә 686 объектта гамәлгә ашырылачак.
2014 елда Татарстанда социаль объектларда җылылык казаннарын ремонтлау программасын гамәлгә ашыру башланачак. Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, программага 598 объект кертеләчәк, 876 казанны алмаштыру күз алдында тотыла, программаны финанслау 82,6 млн. сум тәшкил итәчәк.