Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Элмәткә эш визиты кысаларында "Татбурнефть" идарә компаниясенед бораулау үзәгендә булды. Аны "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәветдинов озата йөрде.
Идарә итү үзәгендә операторлар скважинада бораулау мәйданчыкларында куелган күп санлы видеокамералар һәм датчиклар аша бораулау барышын күзәтәләр. Кирәкле очракта үзәк белгечләре урындагы технологлар һәм инженерлар белән элемтәгә керәләр дә бораулауны дәвам итү буенча командалар һәм тәкъдимнәрен әйтәләр. Шулай ук үзәккә "Татбурнефть" ИКнең дистанцион транспорт мониторингы да үткәрелгән.
Рөстәм Миңнехановка бүген операторлар эшен күрсәттеләр, аларның берсе бораулаучылар белән туры элемтәгә керде.
Идарә итү үзәгендә шулай ук скважиналарга геологик ярдәм күрсәтү төркеме урнашкан.
Татарстан Президентына бораулау вакытында кулланыла торган телесистеманы күрсәттеләр. "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәветдинов сүзләренчә, кулланыла торган технологияләр югары квалификацияле белгечләр таләп итәләр, һәм Татарстан вузларын бу кирәкле юнәлеш буенча студентларны активрак әзерләргә чакырды.