"Татнефть" ААҖ генераль директоры итеп Наил Мәганов билгеләнде

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

"Татнефть" ААҖ Директорлар советы бүгенге утырышында, генераль директорның Ш.Ф.Тәһәветдиновның лаеклы ялга чыгуы сәбәпле, отставкага китүен кабул иттеләр һәм генераль директор урынына моңарчы "Татнефть" ААҖ генераль дирекеторының беренче урынбасары урынын биләгән Наил Өлфәтович Мәгановны билгеләгәннәр.

Директорлар советы Рәисе - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Шәфәгать Тәһәветдинов отставкага гаризаны үзе биргән. Р.Миңнеханов сүзләренчә, Ш.Тәһәветдинов "Татнефть" ААҖ Директорлар советында урынын саклап кала.

Рөстәм Миңнеханов 1999 елдан "Татнефть" генераль директоры урынын биләгән Шәфәгать Тәһәветдиновка рәхмәт белдерде, аның чорында "Татнефть" ААҖ Россиянең алдынгы компаниялеренең берсенә һәм республиканың төп компаниясенә әйләнгәнен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International