Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларда тавыш бирде

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларда тавыш бирде.

Алексей Песошин Казандагы 143 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең сайлау участогында (Четаев ур., 1нче йорт) тавыш бирүдә катнашты.

Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат (фамилияләренең алфавит тәртибендә) катнаша: Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР). Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстанда шулай ук 18 нче Мәләкәс округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак.

Республикада тавыш бирү өчен барлыгы 2752 участок ачылган, алар 7:00дән 20:00гә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International