KDW кырларында фән һәм технологияләрнең үзара бәйләнеше турында фикер алыштылар

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан оештырылган «Тармак һәм төбәк фәненә идарә итү коралы буларак «Фән» цифрлы платформасы» дигән панель дискуссия үткәрде.

Дискуссиядә катнаштылар:

● Андрей Омельчук, Россия Фән һәм югары белем министры урынбасары,

● Олег Качанов, Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары,

● Рифкать Миңнеханов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты,

● Людмила Огородова, Томск өлкәсе Губернаторының фәнни-технологик үсеш буенча урынбасары,

● Светлана Мостафина, Башкортстан Республикасының Фән һәм югары белем бирү буенча Дәүләт комитеты рәисе,

● Павел Стариков, А.В. Старовойтов исемендәге «Башкарма хакимият органнары мәгълүмат технологияләре һәм системалары үзәге» ФГАНУ директоры.

Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, бүген технологик лидерлыкка ирешү өчен бик күп ресурслар һәм инструментлар кулланыла. Әмма фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр күләмен арттырырга, шулай ук әлеге технологияләрнең гражданнар, дәүләт һәм бизнес тарафыннан кирәкле продуктлар һәм сервислар әйләнешенә оператив җөйсез трансферын тәэмин итәргә кирәк. Фән һәм технологияләрне цифрлы трансформацияләү процессы әлеге бурычларны нәтиҗәле хәл итүгә юнәлдерелгән.

«Фән» платформасы – фәнни эшчәнлекне комплекслы алып бару өчен цифрлы сервисларны һәм мәгълүмат ресурсларын берләштерә торган бердәм цифрлы мохит ул. Үсә торган платформа кысаларында галимнәр, фәнни оешмалар, бизнес һәм дәүләтнең үзара хезмәттәшлеге өчен бердәм цифрлы киңлеге формалаштырыла.

Дискуссиядә катнашучылар Платформа һәм барлыкка килә торган яңа цифрлы хәл ителешләр һәм сервисларның тармак һәм төбәк фәне үсеше белән идарә итәргә ничек ярдәм итүе һәм бу процессларны оптимальләштерү кысаларында нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар.

Платформа җитәкчесе Андрей Омельчук билгеләп үткәнчә, әлеге проектны үстерүнең перспектив юнәлешләренең берсе – Россия Федерациясе субъектларын фәнни-технологик үстерүнең дәүләт программалары турында мәгълүмат алмашу. Бу бурычны гамәлгә ашыру өчен быел «Төбәк фәнни-технологик үсеше» сервисын булдыру планлаштырыла. Фән, сәнәгать һәм төбәкләрнең мәгълүмат ресурсларын берләштерү технологик бәйсезлекнең яңа сыйфатын тәэмин итәчәк.

Олег Качанов платформаның цифрлы экосистемасын ведомствоара һәм төбәкара хезмәттәшлек өлешендә үстерү планнары белән уртаклашты.

Павел Стариков платформа кысаларында тармак һәм төбәк сегментларының ничек кулланылуы һәм бизнесның иехнологик ихтыяҗлары гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

Рифкать Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел Татарстан дәүләт исәбен алу һәм гражданлык билгеләнешендәге НИОКТР нәтиҗәләрен саклау системасы һәм платформа арасында мәгълүматлар алмашуны җайга салу планлаштырыла, бу федераль һәм региональ дәрәҗәдә фәнне үстерү һәм идарә итү буенча тырышлыкларны синхронлаштырырга ярдәм итәчәк.

Людмила Огородова ассызыклаганча, Томск өлкәсе фәнни һәм инновацион эшчәнлек белән идарә итү буенча цифрлы үз системаларын актив үстерә. Спикер «Фән» платформасы цифрлы экосистемасының актуальлеген ничек бәяләве һәм мондый мәйданчыкларда төбәккә беренче чиратта нәрсә таләп ителүе турында уртаклашты.

Светлана Мостафина әйтүенчә,«Фән» платформасы Башкортстан Республикасында яшь галимнәр өчен бердәм цифрлы киңлек булачак. Киләчәктә биредә грантлар һәм конкурслар турында мәгълүматлар тупланачак, гаризалар бирү өчен инструментлар, партнерлар эзләү өчен фәнни проектлар базасы, персональләштерелгән тәкъдимнәр системасы һәм мәгариф ресурслары барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International