Әле җыелып бетмәгән башка авыл хуҗалыгы культураларына килгәндә, министр урынбасары сүзләренчә, 2 мең га мәйданда кукурузны һәм бик аз мәйданда көнбагышны җыеп аласы калган. М.Нуретдинов билгеләп үткәнчә, кукурузның уңышы югары диярлек - 40 ц/га артык.
М.Нуреднинов искәртеп үткәнчә, быел ТРда 2,8 млн. т бөртекле ашлык җыеп алынган. Республика яшелчәләр һәм бәрәңге белән тулысынча тәэмин ителгән. “Икенче икмәк”нең тулай күләме 1,3 млн. т булган, уртача уңыш - 170 ц/га.
Киләсе ел уңышына 588,5 мең га мәйданга көзге бөртекле культуралар чәчелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.