Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Велес Капитал” инвестиция төркеме җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов һәм “Велес Капитал” инвестиция төркеме генераль директоры Сергей Жданов киләчәктә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, “Велес Капитал” инвестиция төркеме Россия регионнарында, шул исәптән Татарстан Республикасында кайбер инвестицион проектларны гамәлгә ашыра. Татарстанда нефть тармагы өчен йөк төяү җайланмалары җитештерүче Бөгелмә электр насослары заводы “Велес Капитал” инвестиция төркеменеке.
Бүгенге очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касымов та катнашты.