Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы ветераны Фатых Минушевка “Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен” орденын тапшырды.
Чара Казан Кремленең камилы залында узды, дәүләт бүләген тапшыру тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнаштылар.
“Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен” орден Фатых Минушевка Татарстан Республикасы файдасына күп еллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлеше өчен бирелде.
Фатых Минушев 1928 елның 30 ноябрьендә туган, 1967-1971 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынын биләгән, төрле елларда агросәнәгать комплексы структурасында җитәкче урыныннарында эшләгән. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 2008 елда Татарстан Республикасының “Фидәкарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.