Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Ульяновск өлкәсендә эш сәфәрендә булды

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ульяновск өлкәсендә эш сәфәрендә булды.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән сәнәгать кооперациясен киңәйтү турында фикер алыштылар.

Хәзер авиапром өлкәсендә хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре буенча эш алып барыла, Ульяновск өлкәсе ягыннан бу - «Ил» ГАҖ филиалы.

Шулай ук кайбер агымдагы проектларны гамәлгә ашыру барышы турында да фикер алыштылар.

Быел Татарстанга сәфәрләреннән соң Ульяновск компанияләре яңа партнерлар тапты. Мәсәлән, Сембер кран заводы, сигнал заводы, «Призма», «РусЭкоЛит», «Полесье ДГ», «ГлянцТехник» һәм «Халтек».

Искәртәбез, Ульяновск өлкәсе - сәнәгать җитештерүе индексы буенча Идел буе федераль округы (ИФО) лидерлары өчлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International