Татарстанда 2 млн 980 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 91%ы

2025 елның 18 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин җитештерүдә имгәнүләр очракларын кисәтү буенча эш барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Агымдагы ел башланганнан бирле үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 2127 тикшерү уздырган, 939 очракта дисциплинар йогынты чаралары кулланылган. Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе белгечләре административ җаваплылык турында 441 карар чыгарган. Гомумән алганда, ел башланганнан бирле ведомство 1395 тикшерү уздырган.

Ел башланганнан бирле Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (ГИТИ) тарафыннан 2355 контроль-күзәтчелек чарасы уздырылган. Ачыкланган хокук бозуларның гомуми саныннан - ә бу 5160 очрак - инде 5010сы бетерелгән.

Торак төзелеше барышы турында сөйләгәндә, Дамир Шәйдуллин: 18 октябрьгә файдалануга торак тапшыру планы 91%ка үтәлгән, 2 млн 980 мең кв. м файдалануга тапшырылган дип хәбәр итте.

Шул ук вакытта коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 38 ы тапшырылган: бу гомуми мәйданы 639 мең кв. м булган 80 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека программасы буенча еллык план 77%ка үтәлгән. Планда каралган 35 йортның 16сы әзер. Аларның мәйданы - 125 мең кв. м. Шәхси торак төзелешенә килгәндә, бүгенгә тапшырылган йортларның гомуми мәйданы - 2 млн 215 мең кв. м.

Аннары Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларының ничек гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте.

Ятим балалар өчен 450 торак урынга дүрт дәүләт контракты төзелгән. ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 2 октябрьдә бишенче дәүләт контракты кысаларында 97 торак урын сатып алу турында килешү төзү хокукына конкурс игълан иткән.

«Яшь гаиләләр» категориясеннән торак алучы 69 кешенең 65е субсидия акчасыннан файдаланган. Тагын 4 гаилә үзләре өчен иң кулай торак вариантларын сайлый.

Күп балалы гаиләләр категориясендә быел 27 торак алучы исәпләнә. Аларның 17 се гомуми мәйданы 1 538 кв. м. булган сертификатларны гамәлгә ашырган инде. Калган 10 сертификат иясе өчен торак урыннарны ТР Дәүләт торак фонды сайлый.

Төбәктә социаль-мәдәни объектлар төзү буенча дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ике программа торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. "Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү" яңа республика программасы буенча су белән тәэмин итү челтәрләре һәм юллар төзелә. Су белән тәэмин итү челтәрләре төзелешендә программада каралган эш күләменең 76%ы башкарылган.

Мәгариф өлкәсендәге 13 объектның 8е - гомуми белем бирү мәктәпләре. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 83% тәшкил итә. Биш мәктәпкәчә гомуми белем бирү учреждениесе буенча гомуми эш күләменең 64%ы төгәлләнгән. Быел төзелә торган 53 сәламәтлек саклау объектының төзелеш-монтаж эшләре ике медицина учреждениесендә дәвам итә - Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында һәм Казанда, аларның гомуми үтәлеше 97% тамгасында теркәлә.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган программаларга 11 объект төзелеше керә. Өч яшьләр үзәгенең берсен генә тәмамлыйсы кала - республиканың Арча районында. Аның буенча үтәлеш 61% дип бәяләнә. Калган 3 балаларны савыктыру лагере буенча үтәлеш 66% тәшкил итә.

ТР Спорт министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган программаларга кергән быелгы 23 спорт корылмасының иң зур объектын – Футболны үстерү үзәген төзеп бетерәсе калган. Аның әзерлеге 50% тәшкил итә.

Мәдәният өлкәсендә дүрт объект гамәлгә ашырыла - өч күп функцияле үзәк төзелеше һәм район мәдәният йортын реконструкцияләү. Алар барысы да «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына кертелгән. Әгерҗе һәм Буа шәһәрләрендә ике объект эшләнә әле. Алар буенча үтәлеш 55% тәшкил итә.

Эре экологик проектны – Казанда ләм кырларын рекультивацияләүне гамәлгә ашыру дәвам итә, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Объектның 92%ы әзер.

Моннан тыш, республикада федераль һәм республика программалары кысаларында инженерлык челтәрләрен модернизацияләү бара. Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча планлаштырылган күләмнең 97%ы үтәлгән. 88 объектның 83е төгәлләнгән, шуларның 5е – хисап атнасында.

Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау 98%ка башкарылган. Узган ике атнада Биектау районында бер объект төзелеп беткән.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү чаралары 96%ка үтәлгән. 144 программа объектының 114е төгәлләнгән, шул исәптән 4 объект узган ике атнада төгәлләнгән.

Дамир Шәйдуллин агымдагы җылы бирү чоры кысаларында уздырыла торган чаралар турында мәгълүмат бирде. Ростехнадзор вәкилләре җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның әзерлеген бәяли.

Бүгенгә 119 оешманың 101е әзерлек паспорты алган. 5 муниципалитетта җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның әзерлек паспорты юк. Муниципаль районнар муниципаль берәмлекнең әзерлек паспортларын алу буенча эш алып баралар. Республиканың 7 районы паспорт алган инде.

Җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмалары өчен әзерлек паспортларын алу 2025 елның 1 ноябренә кадәр билгеләнгән. Муниципаль берәмлекләргә 2025 елның 20 ноябренә кадәр әзерлек паспортлары алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International