Татарстанга Казахстанның Кызыл Орда делегациясе килде

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казахстан Республикасы Кызыл Орда өлкәсенең хакиме Кырымбәк Кушәрбаев җитәкчелегендәге делегациясе ике көнлек визит белән Татарстанга килде. Делегацияне Казан халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.


Көннең беренче яртысында кунаклар Татарстанның Кама аръягы зонасында булдылар. Түбән Камада Кызыл Орда делегациясе “ТАНЕКО” һәм “ТАИФ-НК” заводларында булды, “Түбән Кама шина” продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Аннары алар “Алабуга” МИЗда һәм “АлАЗ” ҖБдә булдылар.


Кичен делегация Казанга килде. Республика башкаласының халыкара аэропортында кунаклар 1А терминалын карап чыктылар, шулай ук 17 ноябрьдәге авиакатастрофада һәлак булганнар истәлегенә чәчәк салдылар.


Иртәгә Кызыл Орда өлкәсенең хакиме Кырымбәк Кушәрбаев һәм делегация әгъзалары Казанда “Химград”технополисында, ИТ-паркта, Казан федераль университетында булачаклар, “Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар” форумының пленар утырышында катнашачаклар. Казан Кремлендә Кырымбәк Кушәрбаев һәм Рөстәм Миңнеханов очрашуы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International