Алексей Песошин һәм Россия Федераль суд приставлары хезмәте директоры Дмитрий Аристов Казанда Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе бинасын карадылар

2025 елның 22 октябре, чәршәмбе

Бүген Россия Суд приставлары федераль хезмәте директоры – баш суд приставы Дмитрий Аристов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казанда Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе бинасын карадылар.

ФССП Баш идарәсе бинасы Окольная урамы, 10 адресы буенча урнашкан. Кунаклар гражданнарны кабул итү зонасын карадылар, дежур часть эше белән таныштылар, гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегендә, хезмәткәрләрнең эш урыннарында булдылар.

Кунакларны Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе - Татарстан Республикасының баш суд приставы, эчке хезмәт полковнигы Әнвәр Закиров озата йөрде.

Актлар залында Дмитрий Аристов һәм Алексей Песошин төбәкнең суд приставлары коллективы вәкилләре белән очрашты. Дмитрий Аристов хәбәр иткәнчә, бу очрашу һөнәри бәйрәм – Суд приставлары көне алдыннан уза. Ул искәрткәнчә, быел суд приставлары хезмәте оешуга 160 ел тулуны билгеләп үтәләр.

Дмитрий Аристов барлык хезмәткәрләргә шелтәсез хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстанда дәүләт хакимияте органнарының Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе белән багланышлары барлык дәрәҗәләрдә дә күренә. Бу гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә карата суд карарларын үтәү, ягулык-энергетика комплексының һәм торак-коммуналь тәэмин итү системасының икътисадый иминлеген тәэмин итү, һәм башкалар. Ул ветераннарга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үз чиратында хәбәр иткәнчә, Татарстан төп икътисадый күрсәткечләр буенча Россиянең алдынгы төбәкләре рәтенә керә. Әйтик, соңгы 8 ай нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем төбәк продукты 3 трлн 705 млрд сум тәшкил итте (узган ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 102,7%). Сәнәгать җитештерүе индексы 111% тәшкил итте. Беренче яртыеллыкта төп капиталга 660 млрд. сум инвестицияләр җәлеп ителгән. Федераль хөкүмәт ярдәме белән республикада колачлы инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла, халыкара дәрәҗәдәге төрле чаралар үткәрелә, дип искәртте Алексей Песошин.

«Боларның барысы да барлык хакимият органнарының килешенгән гамәлләре белән генә мөмкин", - дип ассызыклады ТР Премьер-министры. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары хезмәте Россиянең иң яхшы территориаль органнары рәтенә керә, республикада бурычларны түләтү нәтиҗәлелеге ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак. "Сезнең хезмәтегез иң югары ышанычка һәм хөрмәткә лаек, - диде Алексей Песошин, чарада катнашучы суд приставларына мөрәҗәгать итеп. - Нәкъ менә сез суд карарларын үтәү, җәмгыятьтә тәртип, социаль һәм икътисадый тотрыклылык тәэмин итү сагында торасыз».

Суд присталары хезмәте хезмәткәрләренә лаеклы эш шартлары булдыру өчен Татарстан Рәисе әлеге хезмәткә шушы бинаны тапшыру турында карар кабул итте, диде Алексей Песошин, ул хезмәт вазыйфаларын сыйфатлы башкару өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган.

«Республика алга таба да хезмәт үсешенә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер», - дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры. Ул шулай ук суд приставларын һөнәри бәйрәмнәре һәм әлеге хезмәтнең оешуна 160 ел тулу белән Татарстан Рәисе һәм республика Хөкүмәте исеменнән котлады. Очрашу азагында алдынгы хезмәткәрләргә ведомство бүләкләре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International