Бүген Казанда «Бәллүр йолдызчыклар» бөтенроссия конкурсының гала-концерты булды. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узды.
Гала-концерт суд приставлары институтына нигез салынуның 160 еллыгына багышланды. Суд приставларының федераль хезмәте «Бәллүр йолдызчыклар» бөтенроссия балалар фестиваль-конкурсының финалын инде 18 нче тапкыр уздыра.
Искәртәбез, Татарстан башкаласы конкурсны беренче мәртәбә кабул итә.
Концерт программасын Россия Федераль суд приставлары хезмәте директоры баш суд приставы Дмитрий Аристов һәм Татарстан Республикасы Премьер – министры Алексей Песошин карады.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Федераль суд приставлары хезмәте хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре һәм хезмәткә нигез салынуга 160 ел тулу белән котлады.
"Татарстан Республикасы Рәисе һәм Хөкүмәте исеменнән сезне кунакчыл Татарстан җирендә сәламлим, - диде Алексей Песошин, гала-концертта катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп. - Әлеге конкурс бөтен Россиядән килгән балаларга һәм яшүсмерләргә зур сәхнәдә сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Үзенең барлыкка килү елларында конкурс илебез мәдәнияте һәм сәнгатенең булачак йолдызларының чын чыганагына әверелде. Ышанам ки, сезнең күбегез өчен конкурста катнашу зур иҗади казанышларга мөһим адым булачак һәм, бәлки, булачак һөнәрегезне сайларсыз».
Алексей Песошин Федераль суд приставлары хезмәтенә һәм шәхсән Россия Федераль суд приставлары хезмәте директоры Дмитрий Аристовка конкурсны оештырган һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
"Бүген үзенчәлекле көн - без бөтен Россиядән яшь талантларны хөрмәтләп кенә калмыйбыз, истәлекле датаны – суд приставлары институтына нигез салынуга 160 ел тулуны да билгеләп үтәбез. Законга хезмәт итүнең һәм гадел хөкем итүне тәэмин итүнең бу данлы тарихы тирән хөрмәткә һәм танылуга лаек, - диде Алексей Песошин. - Суд приставлары хезмәтенең барлык хезмәткәрләрен юбилейлары белән котлыйм. Сезнең авыр хезмәтегез, югары профессионаллыгыгыз, эшкә бирелгәнлегегез һәм шәхси җаваплылыгыгыз тирән ихтирамга һәм танылуга лаек. Барыгызга да уңышлар, илһам, ә конкурста катнашучыларга яңа иҗади җиңүләр телим».
Сәламләү сүзе белән шулай ук Федераль суд приставлары хезмәте директоры - Россиянең баш суд приставы Дмитрий Аристов мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, барысына да ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска– чын профессионал һәрвакыт камилләшүгә омтылуларын теләде.
Россия Федераль суд приставлары хезмәте башлыгы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, дәүләт хакимияте органнарына һәм барлык хезмәттәшлек структураларына уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Хезмәтнең уңышлары аның хезмәткәрләре тырышлыгы һәм төбәк хакимияте һәм федераль коллегаларыбыз ярдәме белән мөмкин, - диде ул. - Үзегезнең үрнәгегез белән сез һәр көнне гомуми яхшылык хакына эшләргә омтылуның нинди куәтле көчкә ия булуын исбатлыйсыз. Без барыбыз да кешеләребезнең мәнфәгатьләре, законга ышанычалары торган мөһим бурычларны хәл итәбез».
Белешмә өчен:
«Бәллүр йолдызчыклар» бөтенроссия балалар фестиваль-конкурсының финалы Казанда 2025 елның 18-23 октябрендә уза.
Казанга «вокал», «хореография» һәм «башкару осталыгы» номинацияләрендә конкурс сынауларын узу өчен илнең егерме төбәгеннән 56 конкурсант килгән. Яшь артистлар призлы урыннар өчен, шулай ук төп приз – фестивальнең Гран-прие өчен көрәшәчәк.