Социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау эшләре тәмамланып килә - программа йөкләмәләренең күбесе үтәлгән, ә калганнары югары дәрәҗәдә әзер. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча 226 объекттан республика программасына кергән 19 стационарның 6сы эшләнә әле. Алар буенча үтәлеш 90% дип бәяләнә.
«Мәдәният» тармагы буенча республика һәм федераль программаларга 27 объект кертелгән. 19 авыл мәдәният йортында капиталь ремонт тәмамланган. Бу атнада подрядчылар Минзәлә районында соңгы объектны тапшыру турында хисап тотканнар. Калган өч мәдәният учреждениесендә ремонт эшләре 93%ка үтәлгән.
Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 34 объектны ремонтлау буенча биш республика һәм федераль программа гамәлгә ашырыла. 13 балаларны савыктыру лагерен ремонтлау буенча программа чаралары 97%ка үтәлгән. 12 объект төгәлләнгән, шул исәптән Апас районындагы лагерь, аны төзекләндерү тәмамлануы турында подрядчылар узган ярты айда хисап тоткан.
Башка ведомстволар линиясе буенча программа чараларын гамәлгә ашыру тулысынча төгәлләнгән. Агымдагы атнада подрядчылар соңгы объектны - Казандагы «Ракета» спорт-савыктыру комплексын тапшыру турында хисап тотканнар.
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру ахырына якынлаша. Быел ул республиканың 42 муниципалитетында гамәлгә ашырыла. Бүгенгә гомуми үтәлеш 95% тәшкил итә. Программа чаралары тулысынча тәмамланган муниципалитетлар арасында республиканың 26 районы бар. Подряд оешмалары тарафыннан 722 күп фатирлы йорт тәмамланган, шул исәптән 12 муниципалитеттагы 39 объект соңгы ярты айда файдалануга тапшырылган. Бүгенге көндә 149 йортта ремонт эшләре бара.
Дамир Шәйдуллин шулай ук агымдагы җылы бирү чоры кысаларында үткәрелә торган чаралар турында да сөйләде. Ростехнадзор җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның әзерлеген бәяли. Бүгенге көнгә 119 оешманың 107се әзерлек паспорты алган. Муниципаль районнар шулай ук муниципаль берәмлекләрнең әзерлек паспортларын алу буенча да эш алып баралар. Бүгенгә республиканың 18 районы тиешле паспортлар алган инде.
Дамир Шәйдуллин җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмалары өчен әзерлек паспортларын алу срогы 2025 елның 1 ноябренә кадәр билгеләнгәнлеген искәртте. Муниципаль берәмлекләргә 2025 елның 20 ноябренә кадәр әзерлек паспортлары алырга кирәк.