ТР Төзелеш министрлыгы: Файдалануга торак тапшыру буенча еллык план 92 %ка үтәлгән

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

Татарстан торак тапшыру күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урында һәм Россиядә бишенче урында тора. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

"Хәзерге вакытта республикада 2 млн 997 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – бу еллык планның 92% чамасы. Шул рәвешле, план күрсәткечләре үтәләчәк", - дип белдерде министр. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстанда торак белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе бер кешегә 30 квадрат метрдан артык, бу ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Уртача алганда, республикада яшәүче һәр кешегә елына бер квадрат метрдан аз гына кимрәк тапшырылган торак туры килә.

Айзатуллин искәрткәнчә, 2025 елга файдалануга торак тапшыру планы 3 млн 260 мең квадрат метр тәшкил итә.

"Төзелеш темплары, шул исәптән рөхсәтләр саны артуга да бәйле. Бүгенгә гомуми мәйданы 5 млн 623 мең кв. м булган күп фатирлы йортлар төзүгә 596 рөхсәт гамәлдә. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 15%ка күбрәк», – диде министр.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта 544 күп фатирлы йорт төзелеш стадиясендә, аларның гомуми мәйданы 5 млн 585 мең квадрат метр, бу узган ел белән чагыштырганда 20%ка артыграк. Татарстанның төзелеш комплексын үстерүнең төп стратегиясе өч агломерациягә басым ясау булды, алар өчен социаль-икътисадый һәм киңлекләр үсеше мастер-планнары эшләнә.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, алар республиканың 3 миллионнан артык кешесен колачлый һәм үсеш терәге булып хезмәт итә. Шул ук вакытта төбәкнең төп үсеш зонасы – Казан агломерациясе. План буенча, биредә халык саны 630 мең кешегә арту һәм торак фондының 2050 елга кадәр 54 млн квадрат метрга артуы көтелә.

Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга керә торган Кама агломерациясендә торак фондының гомуми күләме 6 млн квадрат метрдан артык булган 15 өстенлекле мәйданчык бүлеп бирелгән. Бу тагын 200 мең кешегә яшәү мөмкинлеге бирәчәк.

Әлмәт агломерациясенә килгәндә, аның буенча мастер-план хәзер эшләнә һәм быел төгәлләнәчәк. Айзатуллин билгеләп үткәнчә, монда Татарстанның көньяк-көнчыгышын нефть химиясе кластеры һәм яңа торак һәм иҗтимагый территорияләр үзара бәйләп комплекслы үстерү өчен нигез формалаша.

Алдан исәпләүләр буенча, гамәлдәге торак фонды 15 млн квадрат метр тәшкил итә, ә 2050 елга ул ике тапкырга диярлек артачак – 27 млн квадрат метрга кадәр.

Яшьләргә һәм яшь гаиләләргә торак мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итүче программалар Татарстанда гамәлдә. 2018 елдан алар ярдәмендә 3,5 меңнән артык гаилә фатир һәм йорт сатып ала алган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина сөйләде, аның сүзләрен ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте китерә.

Галиева-Мостафина искәрткәнчә, «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы төп инструментларның берсе булып кала. Аның кысаларында торак хакының 35%ына кадәр түләүсез субсидия бирелә – баласыз гаиләләр өчен - 30% һәм балалы гаиләләр өчен - 35%.

Алынган акчаларны беренчел яки икенчел базарда фатир сатып алуга, йорт төзүгә яки исәпкә куелганнан соң рәсмиләштерелгән ипотеканы түләүгә тотарга мөмкин.

Субсидияләрне бүлгәндә өстенлек күп балалы гаиләләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бирелә.

Софья Галиева-Мостафина билгеләп үткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча 2023 елда программаны финанслау күләме ике тапкырга арттырылган - республика бюджетыннан 50 миллионнан 100 миллион сумга кадәр.

Программаны гамәлгә ашыру чорында, 2018 елдан башлап республиканың 502 яшь гаиләсе торак шартларын яхшырткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International