Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкинга Татарстан республикасы икътисадының өстенлекле юнәлешләрен тәкъдир иттеләр. Сергей Нарышкин бүген Казанга “Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар” (2013 елның 28-29 ноябре) иҗтимагый форумы утырышында катнашырга дип килде. Әлеге чара "Корстон" КСКК мәйданчыгында узды. Форум башланыр алдыннан кунаклар холлда урнашкан экспозиция белән таныштылар.
Сергей Нарышкинны БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) җитәкчесе Константин Косачев, Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм башкалар озата йөрделәр.
Татарстанда инновацион мәйданчыклар, технопарклар челтәре үсеше турында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Аерым алганда, ул республиканың яңа проектын - "Чистай" индустриаль паркын тәкъдир итте.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов кыскача "акыллы шәһәр" "Смарт-Сити Казан" проекты турында сөйләде. Әлеге проект "Иннополис" техник-кертү тибындагы махсус икътисадый зонаның икенче мәйданчыгы булды. Линар Якупов "Смарт-Сити Казан" структурасы, аның үсеше, потенциаль инвестор-компанияләр белән эш итү турында да сөйләде. Ул шулай ук Сергей Нарышкинны Малайзия инвесторларының берсе (аның белән килешү төзелгән инде) белән таныштырды. "Сез дөрес сайлагансыз", - дип әйтте инвесторга мөрәҗәгать итеп РФ Дәүләт Думасы Рәисе.
"Иннополис" инновацион шәһәр-спутнигы турында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Ул объектның транспортта барып җитү өчен уңайлы булуына, проект концепциясендә дөнья архитектурасы тәҗрибәсен куллануга игътибар итте. "Иннополис" проектының федераль статусы бар, дип искәртте Роман Шәйхетдинов. Аның сүзләренчә, "Иннополис" территориясендә эшлекле, мәгариф, торак инфраструктурасы булдырылачак. "Иннополис" территориясендә ИТ-университет мәсьәләсендә Татарстан актив рәвештә дөньяда алдынгы вузларының берсе - Карнеги Меллон Университеты (Питсбург, США) белән багланышта тора. "Иннополис"ның беренче башлангыч комплексы 2015 елда ук әзер булыр дип көтелә.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин транспорт инфраструктурасы үсеше, шул исәптән Свияжск регионара мультимодаль логистика үзәге турында, шулай ук стратегик яктан мөһим проект - "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт коридоры турында сөйләде.