Татарстан эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәрвакыт югары профессионализм, җаваплылык һәм бурычларына тугрылык белән аерылып торды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада белдерде. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Республика Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең эш үзәгендә һәрвакыт кешеләр турында кайгырту, аларның хокукларын яклау һәм иминлекне тәэмин итү тора: «Сез иң катлаулы ситуацияләрдә ярдәмгә киләсез, шул ук вакытта, еш кына үзегезне куркыныч астына куеп, көндәлек эшчәнлектә иң яхшы кешелек сыйфатларыгызны күрсәтеп. Гомерләрен ватанга хезмәт итүгә багышлаган, хокук тәртибен саклау эшенә лаеклы өлеш керткән Эчке эшләр министрлыгы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре».
Татарстан Рәисе министрлык җитәкчелегенә һәм шәхси составына агымдагы елда республикада зур чаралар уздырганда иминлек һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча куелган бурычларны намус белән үтәгәне өчен рәхмәт белдерде. Алар арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү, Татарстан Республикасы Рәисен сайлау, «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумы, шулай ук «РОСТКИ» һәм «Kazan Digital Week» форумнары бар.
Рөстәм Миңнеханов Россиянең яңа төбәкләрдә иминлекне тәэмин итүче, тыныч халык үзен якланган итеп хис итсен өчен барысын да эшләүче Татарстан полицейскийларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
"Гаять зур эш күләмен башлангыч звено хезмәткәрләре башкара. Сезгә көн саен күп санлы катлаулы бурычларны, конфликтлы ситуацияләрне хәл итәргә, ярдәм көтүчеләр белән аралашырга туры килә», - диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген, илкүләм иминлеккә яңа янаулар барлыкка килгәнгә, эчке эшләр органнары алдында җитди чакырулар тора. Оешкан җинаятьчелекне һәм экстремизмны, коррупцияне һәм дистанцион мошенниклыкны булдырмауда элеккечә принципиальлек һәм активлык кирәк.
"Ышанам ки, сез алда торган барлык бурычларны да үтәрсез, бу юнәлешләрнең һәркайсы буенча нәтиҗәле эш итәрсез, хезмәтнең абруен ныгытып, законга намус белән хезмәт итәрсез. Үз чиратында республика алга таба да ведомствога тиешле ярдәм күрсәтәчәк, аны техник һәм кадрлар белән ныгыту өчен чаралар күрәчәк, хезмәтегезне башкару өчен лаеклы шартлар тудырачак. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим!"- дип өстәде Татарстан Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды. II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән эчке хезмәт подполковнигы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмат технологияләре, элемтә һәм мәгълүматны яклау үзәге башлыгы Лирик Нигъмәтҗанов бүләкләнде. «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален полиция полковнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының транспортта Казан линия идарәсе башлыгы урынбасары полиция башлыгы Тимур Мөхәммәтшин алды.
Шулай ук Эчке эшләр министрлыгының кайбер хезмәткәрләре «Җәмәгать тәртибен саклауда аерымлык өчен» медальләре белән бүләкләнделәр һәм төрле мактаулы исемнәргә лаек булдылар.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов билгеләп үткәнчә, Татарстан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үз бәйрәмнәренә лаеклы нәтиҗәләр белән килгәннәр. "Республикада вәзгыять тотрыклы, җинаятьчелек дәрәҗәсе кимүен дәвам итә, ачылмаган резонанслы җинаятьләр калмады диярлек. Татарстан хаклы рәвештә Россиянең иң тыныч һәм тотрыклы төбәкләренең берсе санала", - диде министр.
Ул республика җитәкчелегенә шәхси составны социаль яклау, кадрлар үзәген саклап калу, эшләү өчен лаеклы шартлар тудыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Аннары Дамир Садретдинов Эчке эшләр министрлыгының алдынгы хезмәткәрләренә ведомство бүләкләре тапшырды.