Марат Әхмәтов югары продуктлы сөт терлекчелеге булган районнарны атады

2013 елның 30 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан сөт җитештерү көн саен 2600 тонна тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында уздырылган республика киңәшмәседә бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагы әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Әхмәтов республика сөт терлекчелеге торышы турында сөйләде. Югары продуктлы сөт терлекчелеге булган районнар арасында ул Әтнә, Саба, Балтач, Кайбыч, Кукмара һәм башка районнарны атады (2013 елның 29 ноябренә булган күрсәткечләр буенча). Аның әйтүенчә, бүгенгә иң күп сөт Балтач районында савыла.

Шулай ук 15 муниципаль районда бер сыерга савым күләме 10 килограммнан да ким икән.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, республикада баш саны шактый арткан кыргый кабаннарны аулау сезоны ачылды. Бүгенгә Татарстан территориясендә 5 меңләп кыргый кабан исәпләнә. Аларны аулауга 1680 рөхсәт кәгазе бирелгән. Министр билгеләп үткәнчә, профилактика максатларында барлык атылган хайваннарга дуңгызларның африка чумасы булу-булмауга лаборатор тикшеренүләр уздырырга кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International