Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия тимер юллары" ААҖнең беренче вице-президенты Александр Мишарин белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, "ПСО "Казан" генераль директоры Равил Зиганшин катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Мишарин "Мәскәү - Казан" югары тизлекле магистральне төзү проектының алга таба гамәлгә ашырылуы мәсьәләләре турында сөйләштеләр.