Алексей Песошин эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» иҗат фестивалендә гран-при тапшырды

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» республика телевизион иҗат фестивале кадрларның яңа буынын формалаштыру һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыру буенча мөһим функцияне үти.

Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Наше время – Безнең заман» XIII ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион эшләүче яшьләр иҗаты фестиваленә йомгак ясаганда белдерде.

Фестивальнең гран-при иясе «Татнефть Профсоюз» төбәкара ёөнәр берлекләре оешмасы командасы булды. Алексей Песошин җиңүчеләргә төп бүләк - 500 мең сумлык бүләк сертификаты һәм Татарстан Республикасы Рәисенең күчмә кубогын тапшырды.

Сәхнәдән фестивальдә катнашучыларны һәм бу искиткеч бәйрәмне оештыручыларны сәламләп, Алексей Песошин искәрткәнчә, фестиваль 2013 елдан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

Бу елларда фестиваль хәрәкәте 1 мең 700 предприятиедән 12 меңнән артык яшь хезмәткәрне колачлады, дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры.

"Фестиваль кадрларның яңа буынын формалаштыру һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыру буенча мөһим функцияне башкара. Фестиваль ярдәмендә эшләүче яшьләрнең рухи һәм интеллектуаль потенциалын, иҗади сәләтләрен ачып була. Фестиваль хәрәкәтенең даими рәвештә киңәюе аеруча кыйммәтле. Аның сафларына җитештерүнең төрле тармакларыннан һәм социаль өлкәдән яңа вәкилләр кушыла", - дип хәбәр итте ул.

"Бүген бу залда Татарстан яшьләренең талантлы вәкилләре җыелды. Республикабызның киләчәге сезнең – куелган максатларга ирешә белгән энергияле һәм уңышлы кешеләр кулында , - диде Татарстан Премьер-министры. - «Наше время – Безнен заман» фестивалендә катнашучыларның барысына да иҗатта да, һөнәри эшчәнлектә дә уңышлар һәм, әлбәттә, яңа җиңүләр телим!»

«Безнең заман геройлары» кубогы һәм 300 мең сумлык сертификат иясе «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе командасы булды. «Безнең заман казанышы» кубогын һәм 200 мең сумлык бүләк сертификатын «Түбән Кама Нефтехим» (СИБУР) командасы алды.

«Зирәклек һәм остазлык» кубогына «Туполев» АҖ идарәче директорының беренче урынбасары - С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директоры Зөфәр Миргалимов лаек булды.

Гомумкоманда зачетында берьюлы берничә команда җиңүче булды: «КАМАЗ» ГАҖ, «Казаноргсинтез» (СИБУР), РФ сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең башлангыч һөнәр берлекләре оешмасы «Чистай үзәк район хастаханәсе» ДАССО, Зәй муниципаль районы башкарма комитеты, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы.

Гала-концертта Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең мактаулы остазы, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов бүләкләнде. Аңа ЮНЕСКОның «Заман иҗатчысы» ордены тапшырылды.

Дмитрий Туманов билгеләп үткәнчә, бу бүләк - залдагы барлык катнашучыларның казанышы.

Аның сүзләренчә, фестиваль эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә һәм яшьләрнең һөнәри үсеше һәм потенциалын иҗади ачу өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән мөһим дәүләт бурычын нәтиҗәле гамәлгә ашыра.

Белешмә өчен:

«Наше время - Безнең заман» фестивале 2013 елда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм башка министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә, гамәлгә куелган. Ул ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе химаясе астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

Проект авторы - Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Проектның максаты - яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру, проект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Искәртәбез, 2025 елда «Безнең заман» фестивалендә республиканың 38 шәһәр һәм районыннан 150 предприятие һәм оешма катнашты, жюри хөкеменә 1200дән артык катнашучы 300гә якын иҗади номер тәкъдим итте. Финалга 171 иҗат номеры чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International