Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнары белән киңәшмәдә Татарстан Республикасында православие храмнарына ут төртү очраклары ешаюга бәйле рәвештә борчылу белдерде. Киңәшмә якшәмбе көн, 2013 елның 1 декабрендә уздырылды.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга бу мәсьәләнең җәмәгатьчелекнең җитди игътибарында булуы турында белдерде.
Киңәшмәдә храмнарга ут төртүгә, шулай ук ут төртүдә катнашкан затларга бәйле җинаятьләрне ачарга ярдәм итәрлек мәгълүмат биргән өчен 1 млн. сум күләмендә бүләкләү игълан итү турында карар кабул ителде.
Моннан тыш, 1 млн. сумлык бүләкләү 2013 елның 17 ноябрендә Татарстанның Алексеевск районындагы һәм Түбән Кама шәһәрендәге терактлар омтылышларына бәйле белешмәләр биргән өчен игълан ителде, ул чакта кулдан ясалган ике шартлаткыч җайланма табылган һәм зарарсызландырылган иде.
Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәлә буенча тикшерүләрне шәхси контроленә алды.
ТР буенча ЭЭМ ышаныч телефоны: (843) 291-20-02 яисә 02.