2025 елда Татарстанда төбәк һәм җирле автомобиль юлларын төзекләндерүгә һәм төзүгә 82,2 млрд сум юнәлдерелгән, шул исәптән 7,9 млрд сум федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Брифинг республиканың барлык районнарында видеоконференцэлемтә аша узды һәм 2025 елда Юл эшләре программасын үтәү йомгакларына һәм төбәк юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлегенә багышланды.
"Бу ел Татарстан өчен бик әһәмиятле булды. Бездә мондый күләмдә беренче мәртәбә юл челтәре программасы гамәлгә ашырылды, яңа ярдәмче программалар барлыкка килә", - дип сөйләде Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы башлыгы.
Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, эшләргә муниципалитетларның юл фондыннан 1,6 млрд сумнан артык акча җибәрелгән.
Моннан тыш, быел торак пунктларга төбәк автомобиль юлларын туфрактан вак таш-ком катнашмасына күчерүгә өстәмә рәвештә 1 млрд сум бүлеп бирелгән. Эшләр 14 муниципалитетта гомуми озынлыгы 37 км дан артык булган 15 объектта башкарылган. «Бу программа алга таба да үсәр дип ышанам", - дип ассызыклады министр.
Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы башлыгы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча муниципаль берәмлекләрдә юл-урам челтәрендә эшләүгә зур игътибар бирелүен өстәде. Министр сүзләренчә, гомуми чыгымнар 36,5 млрд сум тәшкил итә. Эшләр 757 объектта башкарылган.
"Мондый программа республиканың барлык торак пунктларына да кагылачак. Программа моңарчы күрелмәгән күләмдә гамәлгә ашырыла. Һәм халыкның уңай бәяләре, мөгаен, без эре федераль яки төбәк юлларын тапшырганда уңай бәләрдән узып киткәндер, чөнки бу тема һәр кешегә якын", - дип белдерде Фәрит Хәнифов.
Татарстанда шулай ук фермер хуҗалыкларына гомуми озынлыгы 7,1 км булган 19 килү юлы төзекләндерелгән. Эшләр 280,4 млн сумга башкарылган.
Бакча ширкәтләренә керү өчен 17,7 км озынлыктагы сигез юл норматив хәлгә китерелгән. Финанслауның гомуми күләме - 300 млн. сум.
Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан балалар һәм яшьләрнең ял итүе һәм аларны савыктыру оешмаларына кадәр алты килү юлы төзекләндерелгән. Моңа 250 млн сум юнәлдерелгән.
Татарстанда түләүле юлларда – Алексеевск – Әлмәт трассасында һәм Казанда Вознесенск трактының икенче этабында трафик исәпләнгән күрсәткечләрдән артып китте, дип сөйләде брифингта Фәрит Хәнифов.
"Ике юл концессия килешүе буенча гамәлгә ашырылды. Алексеевск - Әлмәт юлында урнашкан трафик буенча, салынган исәп-хисаплар чынбарлыкка караганда тыйнаграк булды дип әйтергә була. Бу юлның ихтыяҗы инде бүген 2024 ел ахырында, 2025 елда булырга тиешле саннардан ике тапкырга артып китә", - дип сөйләде ул.
Фәрит Хәнифов сүзләренчә, юлда хәрәкәт башланганнан бирле уртача трафик тәүлегенә 5,5 мең машина тәшкил итә. Җәй буена хәрәкәт интенсивлыгының үсүе күзәтелде.
"Бу юл нефтьчеләргә һәм республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләргә бик ошады. Хәтта без әлегә дәвам итә алмавыбызга, мантыйкка кадәр җиткерә алмавыбызга үкенәләр – М7не М5 юлы белән тоташтырырга. Бу участок әле планлаштыру стадиясендә", - дип ассызыклады министр.
Вознесенск трактының түләүле участогында хәрәкәт интенсивлыгының уртача күрсәткече тәүлегенә 16-17 мең автомобиль тәшкил итә, дип өстәде Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. "Җәй көне 20 меңнән артык машина узган, ә рекорд – тәүлегенә 24 мең автомобиль. Көз көне хәрәкәтнең бераз кимүе күзәтелә. Хәзер безнең төп бурыч – уңайлы юл йөрүне тәэмин итү", - дип йомгаклады ул.
Искәртәбез, Казанда Вознесенск трактының икенче этабы һәм Алексеевск – Әлмәт автомобиль юлы буенча хәрәкәт узган елның 26 декабрендә башланды.