«Татэнерго" АҖ Директорлар советы утырышында агымдагы елның 9 аена йомгак ясалды

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, компаниянең 2025 елның тугыз аендагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

2025 елның 9 аенда компания предприятиеләрендә электр энергиясен эшләп чыгару 11,6 млрд кВтч тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырырлык.

Компаниянең 9 айдагы табышы 49,9 млрд сум тәшкил итә, бу узган ел күрсәткечләреннән 16%ка югарырак.

2025 елның 1 октябренә электр энергиясен һәм куәтен күпләп сату базарын кулланучыларның вакыты чыккан дебиторлык бурычы 650 млн сум тәшкил итә. 2025 елның 9 аенда җылылык энергиясен файдалы җибәрү 6,3 млн Гкал тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12%ка кимрәк.

Файдалы җибәрүнең түбәнәюенең төп сәбәпләреннән берсе - 2025 елның җылы бирү сезонында уртача һава температурасының 2024 елга карата артуы. Файдалы җибзрүнең кимүе барлык кулланучылар төркемнәре буенча теркәлгән.

2025 елның 1 октябренә җибәрелгән җылылык энергиясе өчен гомуми дебиторлык бурычы 583,5 млн сум тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры бурычыннан 19,3%ка кимрәк. Вакыты чыккан дебиторлык бурычы 65,5% ка кимегән һәм 129 млн сум тәшкил итә.

Шул ук вакытта Казан буенча ел башыннан бирле вакыты чыккан бурычның 12 млн сумга артуы күзәтелә: сумма 85 млн сум тәшкил итә. Бурычның төп үсеше урта һәм вак идарәче компанияләр (УК) һәм торак милекчеләре ширкәтләре (ТСЖ) арасында күзәтелә.

Директорлар советы әгъзалары 2025-2026 елларның көзге-кышкы чорына әзерлек турында җентекләп фикер алыштылар. Әзерлек кысаларында электр станцияләре һәм җылылык челтәрләре җайланмаларын ремонтлау һәм техник яктан яңадан җиһазлау планы тулысынча үтәлгән. Электр станцияләренең 14 төп җайланмасына капиталь ремонт ясалган. Җылылык челтәрләрендә 95,6 км торбаүткәргеч алыштырылган, бу узган ел күрсәткечләреннән 36%ка күбрәк. Иң күп эш Түбән Камада башкарылган - 47,4 км. Гомумән алганда, җылылык челтәре филиалларын һәм электр станцияләрен әзерләүгә гомуми чыгымнар 7,5 млрд сум тәшкил иткән, шулардан 4,8 млрд сум торба үткәргечләрне алыштыруга тотылган.

Бөгелмә җылылык челтәрләрендә алмаштыру күләме 3,1 км тәшкил иткән. Өстәмә рәвештә җылылык техникасы җайланмаларына капиталь ремонт ясалды, магистраль һәм квартал торбаүткәргечләренә гидравлик сынаулар үткәрелгән, казаннарның сәнәгать куркынычсызлыгына экспертиза үткәрелгән, шулай ук казаннарны режимлы көйләү һәм химик су чистарту үткәрелгән.

«Татэнерго» АҖ РФ Энергетика министрлыгы боерыгы нигезендә генерацияләү филиалларының 2025-2026 елларга җылы бирү чорына әзерлек паспортын алды.компаниянең әзерлегенә сыйфатлы бәя «әзер» статусы белән 92 балл дәрәҗәсендә формалаштырылган.

Россия Энергетика министрлыгының 2234 нче номерлы яңа боерыгы нигезендә шәһәрләрнең башкарма комитетлары барлык җылылык челтәрләренә һәм җылылык белән тәэмин итүче филиалларга, шул исәптән Түбән Кама җылылык челтәрләренә дә, җылылык сезонына әзерлек паспортлары биргәннәр.

Җылылык бирү сезонына әзерлек барышында чыганаклар резерв ягулык яндыруга күчерелгән. Ноябрь башына резерв ягулык запаслары норматив күрсәткечләрдән артып китә һәм өстәмә сатып алулар таләп итми. Шулай ук кирәкле материаллар, запас частьләр һәм комплектлау детальләре тупланган, компаниянең барлык объектларында да аварияләргә каршы гомумстанцион тренировкалар уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International