ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны турында фикер алыштылар

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Сентябрь башланганнан бирле Татарстан Республикасында грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның сезонлы артуы күзәтелә. Ноябрьнең соңгы атнасында авыручылар күрсәткече 10 мең кешегә исәпләгәндә 34,3 тәшкил итте. Авыру дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 15,7%ка түбән кала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Бер атна эчендә 13 700 ОРВИ очрагы теркәлгән. Шуларның 363е - грипп, алдагы атна белән чагыштырганда үсеш өч тапкыр. Гадәттәгечә авыручыларның төп өлешен балалар тәшкил итә - 55%. Иң югары үсеш мәктәп яшендәге балалар арасында күзәтелә. Узган атнада барлык вируслар арасында грипп өстенлек итә башлады. Татарстанның баш санитария табибы сүзләренчә, А гриппы вирусы, H3N2 штаммы аеруча киң таралган. Мөгаен, яңа эпидсезонда нәкъ менә ул өстенлек итәчәк, дип саный ТР Роспотребнадзор.

"Татарстан Республикасында гриппка каршы вакцинация төгәлләнде - коллектив иммунитетның тиешле дәрәҗәсе булдырылды. Республика халкының 51,7%ы – 2 069 713 кешегә вакцина ясалган. Аларның 2 066 762сенә федераль бюджеттан килгән вакциналар хисабына бушлай прививка ясалган", - дип билгеләп үтте Марина Патяшина.

Куркыныч төркеменә керүчеләрне вакцинацияләү мөһим әһәмияткә ия - бу ОРВИның авыр барышына һәм катлаулануларына аеруча бирешүчеләр. Алар өчен тәкъдим ителгән вакцинация дәрәҗәсе 75%тан да ким булмаска тиеш. Бүгенге көндә 60 яшьтән өлкәнрәкләр, хроник авырулары булганнар һәм студентлар арасында нормативка ирешелмәгән.

ТР Роспотребнадзоры мәгълүматы буенча, 30 югары уку йортында һәм урта һөнәри белем уку йөөртларында вакцинация 75%ка кадәр җитмәгән. Аларның бишесендә 10%тан да кимрәк студент прививка ясаган. Аутсайдерлар арасында: Казан инновацион университеты көллияте, Спас тармак технологияләре техникумы, Казан радиомеханика көллияте, Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан педагогика көллияте.

"Студентлар - халыкның гади булмаган категориясе, алар еш кына прививкадан баш тарта. Кайвакыт алар вакцинаның әһәмиятен аңламый. Вакцинация үзе кайбер кешеләрнең инфекция башка юк дип ялгыш уйлауларына китерә. Киләсе елга уку йортларына медицина учреждениеләре белән эшне башкача җайларга - уку елы башыннан ук прививка бригадаларын чакырырга, студентлар белән аңлату лекцияләре үткәрергә кирәк булачак. Моны берничә тапкыр эшләргә», – дип аңлатты Марина Патяшина. 

"ОРВИ - кешеләрне эшкә яраксызлыкка ешрак китерә торган авыру. Грипп һәм ОРВИ белән авырудан килгән икътисадый зыян якынча 7 миллиард сум тәшкил итә", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова.

ОРВИны үзеңдә ничек танырга? Симптомнарга томау, йөткерү, төчкерү, борын кытыклану һәм лайла бүленеп чыгу керә. Үз чиратында, грипп югары температурадан башлана, ә кешенең хәле кискен начарлана: баш авырта, яктылык һәм тавыш комасаулый, ятасы килә. Грипп үпкә ялкынсынуы, инфекцион-токсик шок, энцефалит кебек өзлегүләр белән дә куркыныч.

"Республика эпидсезонга әзер. Бүген татарстанлыларның сәламәтлеге сагында беренчел звено табиблары тора: 1058 участок терапевты, 1121 ФАП фельдшеры һәм 929 участок педиатры», – дип хәбәр итте Елена Демьянова.

Йогышлы авырулар белән авыручыларга медицина ярдәмен Казанда һәм Чаллыда юнәлеш хастаханәләре, шулай ук район үзәк хастаханәләренең йогышлы авырулар бүлекләре – барлыгы 1219 койка күрсәтә. Авыручылар саны кискен артса, хастаханәләр бу санны 5100 урынга кадәр арттыра алачак.

Шулай ук эпидвәзгыять начарайган очракта поликлиникалар 12 сәгатьлек эш көненә күчәчәк һәм ял көннәрендә эшләячәк; стационарларда авыруларга йөргәндә чикләүләр кертеләчәк; ординаторлар һәм медицина университетының һәм медицина академиясенең өлкән курс студентлары авыручылар белән эшләү өчен җәлеп ителәчәк.

Оешкан коллективларда, бигрәк тә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ОРВИ һәм гриппның массакүләм таралуын булдырмас өчен фильтрлар ярдәм итәчәк. "Без көн саен бөтен республикада 300гә якын баланы дәресләргә кертмибез. Аларда ОРВИның ачык билгеләре бар икән. Барлыгы 1 сентябрьдән 9124 бала дәресләргә кертелмәгән", - дип билгеләп үтте Марина Патяшина.

Мәктәп директоры карары буенча дистанцион укытуга авыручылар саны 20%тан арткан аерым сыйныфлар күчерелә. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасында 17 сыйныф өйдә укытуга җибәрелгән: 1се - Казанда, 4се - Алексеевск районында һәм 2се -Чаллыда. Шул ук вакытта республикада карантинга дип ябылган мәктәпләр әлегә юк.

Брифинг азагында табиблар ОРВИ һәм гриппны профилактикалау чаралары, шулай ук авырган вакытта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында искә төшерделәр. Беренчесе - кулларны еш һәм җентекләп юарга, гаджетларның өслеген һәм экраннарын сөртергә, бүлмәләрне җилләтергә һәм дымлы җыештыру үткәрергә. Икенчесе - авыру билгеләре булган кешеләр белән очрашмау, үзең авырган очракта өйдә калу. Өченчедән - җәмәгать урыннарында битлекләр куллану. Дүртенчедән - сәламәт яшәү рәвеше алып бару. "Һич кенә дә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый. Вируска каршы, температураны төшерүче препаратларны сайлау сезнең нәрсә белән авыруыгызга, шулай ук эчке органнарның торышына бәйле. Һәр препаратның өстәмә эффекты бар. Табиб шуның өчен укый да инде, сезнең өчен препаратларны дөрес сайлап алу өчен бу белемнәрне гомер буе өзлексез камилләштерә», – дип ассызыклады сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары.

Елена Демьянова өстәп әйтте: әгәр тән температурасы 39 градустан артса, табибны өйгә чакырырга кирәк. Әгәр кан китү башланса яки ачыктан-ачык тын кысыла башласа - бу тормыш өчен куркыныч симптомнар һәм җиз арада ашыгыч медицина ярдәме чакыру өчен сәбәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International