Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңеханов Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышының карарын башкарылуының барышын тикшерергә йөкләде. Исегезгә төшерик, Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияның чираттан тыш утырышы 2013 елның 29 ноябрьендә ТР Хөкүмәт Йортында узды һәм анда күп санда кешеләр була торган социаль билгеләнештәге объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм яңа ел һәм рождество бәйрәмнәре вакытында гражданнарның иҗтимагый иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында сүз барды.
Рөстәм Миңнеханов ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына гыйбадәтханә объектларының саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерергә кушты, шулай ук атна дәвамында вәзгыятьне яхшыртуга тәкъдимнәр әзерләргә һәм кертергә кушты.
Тулырак мәгълүмат - Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында.