Татарстан Россиядә беренче булып “112-системасы”ның дәүләт кабул итү сынауларын узды

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
Татарстанда Россиядә беренче булып, “112” номеры буенча шалтыратуларны тәэмин итүче системаның кабул итү сынаулары төгәлләнде. Сынауларның нәтиҗәләре белән комиссия канәгать калды, аларны уңай бәяләде. Республиканың тәҗрибәсе 112-системасы эшен башка төбәкләрдә төзүдә кулланылачак.

Искә төшерәбез, “ГЛОНАСС + 112” бердәм дәүләт мәгълүмат системасы Татарстанда 2009 елның июленнән эшли. Аның техник операторы булып Татарстан Мәгълүмат технологияләре үзәге санала.

Системаны финанслау иң башыннан алып республика бюджетыннан бара.
Биш ел эчендә системаны булдыру һәм аны үстерү өчен Татарстан бюджетыннан 160 млн сум акча бүлеп бирелде,-дип сөйләде бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

Хәзерге вакытта “112” номерына республика территориясеннән килгән шалтыратулар, шалтыратуларны тикшерү үзәгендә тикшерелә.
Татарстанда спутник навигациясе аппаратурасы белән Сәламәтлек саклау министрлыгында 100% машина, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 62% машина һәм Эчке эшләр министрлыгында 76% машина җиһазландырылган.

Татарстанда шулай ук балаларны уку йортларына илтә торган мәктәп автобусларын диспетчерлаштыру гамәлгә кертелде. Бу төр транспортта юлдагы аварияләр санын 95% ка киметергә ярдәм итте, дип белдерде ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин.

Брифинг тәмамланганда түрәләр, республика халкы ашыгыч хезмәткә мөрәҗәгать итә ала дип, һәм Татарстанлыларга тиз һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүне ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International