Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды
2013 елның 3 декабре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры, “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советы рәисе Илдар Халиков “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды.
Бу чара ТР Хөкүмәт Йортында булды.
Илдар Халиков утырышны, генерацияләүче объект төзелешенең инвестицион проектын күчерү буенча эш өчен, предприятие коллективына, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчелегенә рәхмәт сүзләреннән башлады. “Бу, һичшиксез, Татарстан энергетикасы тарихында мөһим этап”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Төп мәсьәләләр 2013 елның 9 аенда предприятие эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясауга карады. Әлеге чорга нәтиҗәләр буенча, “Генерирующая компания” ААҖ эшләп чыгарган электр энергиясе күләме 11 206 млн. кВтч тәшкил итә, бу узган ел күрсәткече белән чагыштырганда 8 процентка, планлаштырылган күрсәткечтән 10 процентка кимрәк. Узган ел белән чагыштырганда, җылылык энергиясен җибәрү шулай ук 2 процентка кимегән, шулай ук планлаштырылган күләм күрсәткеченнән 8 процентка кимрәк, һәм 6 419 мең Гкал тәшкил итә.
Предприятие дебиторлык бурычы күләмен киметә алган. Ләкин күпләп сату базарында ТР компаниясе электр энергиясен алучы башка төбәкләрнең энергия предприятиеләренә 1 млрд. сумнан артык бурычы бар. Илдар Халиков әйтүенчә, бүген әлеге мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә күтәрергә кирәк. Предприятиеләр финанс бурычларын үтәмәгән патрнерларына энергияне сатмасын өчен, мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк, - диде ул. Шулай ук ТР Премьер-министры Россия Энергетика министрлыгында башта эшлекле очрашулар уздырып, әлеге мәсьәлә белән үзе шөгыльләнергә теләк белдерде.
2013 нче елда “Генерирующая компания” ААҖ капиталь төзелеш планы буенча расланган кертемнәр күләме 1260,9 млн.сум тәшкил иткән.
Капиталь төзелеш планы буенча, 56 титул объектны төзү, реконструкцияләү һәм яңарту алып барыла. Агымдагы елның 9 аенда, компания капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, 750,3 млн.сум үзләштерелгән, бу 9 ай планының 92% ын һәм еллык планның 60% ын тәшкил итә.
“Генерирующая компания” ААҖен көзге-кышкы чорга әзерләүгә килгәндә, энергия җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча барлык чаралар эшләнгән, дип белдерелде утырыш барышында. Төп җиһазларны, бина һәм корылмаларны ремонтлау буенча агымдагы эшләр график нигезендә башкарыла.
“Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советы вәкилләре шулай ук компаниянең яңа барлыкка килә торган филиаллары җитәкчеләрен (Казан җылылык челтәрләре һәм Чаллы җылылык челтәрләре) расладылар – алар Рим Галиәхмәтов һәм Айрат Зәйнуллин.
“Генерирующая компания” ААҖ матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз