Бүген Татарстанга ике көнлек эш визиты белән "Россия Сбербанкы" ААҖ президенты, Идарәсе рәисе Герман Греф килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Килеп җитүгә Герман Греф "Татарстан Сбербанкы" бүлегенең үзәк офисына юнәлде. Биредә ул һәм Рөстәм Миңнеханов яңа гына төзекләндерелгән клиентларга хезмәт күрсәтү офисын карадылар. Сбербанк башлыгы һәм Татарстан Президенты офисның эшли башлавын символлаштыручы ноктага бастылар, шуннан аларга экскурсия күрсәттеләр, әлеге офис - ТРда беренче яңа форматлы офис, банкның бөтен продуктлары һәм хезмәт күрсәтүләре бер җирдә тәкъдим ителә.
Герман Грефка Сбербанкның "ТР Электрон Хөкүмәте"нә һәм электрон дәүләт хезмәтен күрсәтүгә интеграцияле керү мөмкинлеге булган банкоматны күрсәттеләр. Татарстан Президенты Г.Грефка "IT-чемпион" республика конкурсы һәм "электрон белем бирү" турында сөйләде. Кунаклар экскурсия вакытында банк офисының беренче клиентлары белән дә аралаштылар.
Шуннан Герман Греф һәм Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советы утырышында катнаштылар. Иртәгә Сбербанк башлыгы Чаллы шәһәренә бара.