Сбербанк җитәкчелеге Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек алып бару һәм регионның социаль-икътисади үсеше проектларын гамәлгә ашыру белән кызыксына. Бу хакта бүген “Россия Сбербанкы” ААҖ идарә рәисе-президенты Герман Греф “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлары советы утырышында белдерде. Утырышны Россия Сбербанкының “Татарстан банкы” бүлегенең Казандагы баш офисында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Утырышны ачып, Татарстан Президенты беренче чиратта үз вакытында “Казаноргсинтез” ААҖнә күрсәткән ярдәм өчен Герман Грефка рәхмәт белдерде. “Сбербанк ярдәме белән без авыр кризисны үттек, һәм хәзер предприятие яхшы нәтиҗәләр күрсәтә”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Татарстанның нефтьчеләре, машина төзүчеләре Сбербанк белән актив хезмәттәшлек итәләр. Сбербанк ТРның агросәнәгать комплексына ярдәм итә, банк Универсиадага әзерлек эшендә дә күп катнашты, аерым алганда, яэа трамвайлар алуны кредитлады.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Сбербанк республиканың барлык корпоратив кредитларының 19 % тәэмин итә. “Без стратегик хезмәттәшлеккә өметләнсәк, бу өлеш үсәргә тиеш, дип саныйм”, - дип белдерде ТР Президенты.
Ул Герман Грефка Татарстанның эре сәнәгать мәйданчыклары турында сөйләде, Сбербанкның берничә проектта катнашуын да билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов бигрәк тә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыруда Сбербанкның ролен билгеләп үтте. “Без Сбербанк белән бергә гамәлгә ашырган проектлар ярдәмендә генә 2 меңнән артык эш урыны булдырылды”, - дип хәбәр итте Татарстан Президенты.
Ул шулай ук Болгар һәм Свияжскны торгызуда ярдәм иткәне өчен Герман Грефка рәхмәт белдерде.
Герман Греф үз чиратында Татарстанның икътисади үсеше казанышларын билгеләп үтте. “Сездә бик тә балансланган икътисад структурасы”, - дип белдерде Сбербанк башлыгы.
Ул Рөстәм Миңнехановка хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә Сбербанк ягыннан ярдәм булачагында ышандырды. “Без бөтен эшегездә дә сезнең белән булачакбыз", - дип әйтте Герман Греф.
“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин “Нефть химиясенең кластерлы үсеше” доклады белән чыгыш ясады. Ул республиканың икътисади үсеше проектлары перспективалары турында сөйләде, гамәлгә ашырылучы һәм планлаштырыла торганнары турында.
“Казан синтетик каучук заводы” ААҖ Директорлары советы рәисе Евгения Даутова метилхлорсилан производствосы проектлары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, импортны алыштыра торган продукция җитештерүгә юнәлдерелгән заводны 2015 нче елның ахырына сафка бастыру планлаштырыла. Проектны финанслауда акционерлар өлеше 1,7 млрд сум тәшкил итә, шуның инде 1,65 млрд сумы кертелгән. Тагын 5,7 млрд сум кредитлар рәвешендә җәлеп итү планлаштырыла.
“Гомумән проект андый ук зур түгел, әмма дәүләт өчен стратегик яктан мөһим. Бу продукциясез безнең башка күп кенә оборона эшләнмәләре сорау астында калырга мөмкин”, - дип билгеләде Евгения Даутова һәм Герман Грефка проектны финанслау мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
“Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев Казан ТЭЦ-2ын модернизацияләү проекты турында сөйләде. Проект 220 МВт куәтле ике General Electric газ турбинасын урнаштыруны күз алдында тота. Проектның бәясе - 12,8 млрд сум, яңа җиһазны 2015 нче елда сафка бастырырга планлаштырыла. “Генерирующая компания” ААҖ Сбербанкыннан 5 елга 5 млрд сумлык кредит алырга исәпли.
Рәүзил Хаҗиев сүзләренчә, “Генерирующая компания” ААҖ планында – Алабуга ТЭЦын һәм Казан ТЭЦ-1ен модернизацияләү. Һәр проектның саналган бәясе – 12 млрд сум тирәсе, яртысын кредит рәвешендә җәлеп итү планлаштырыла.
“Химград” ААҖ Директорлар советы рәисе Альберт Кәримов технополисның үсеш планнары турында хәбәр итте - әлеге планнарны финанслау өчен дә Сбербанктан кредит алына.
"Барлык проектлар да әйбәт - аларны финансларга Алла үзе кушкан, - дип белдерде герман Греф киңәшмә ахырында. - биредә без башка регионнарда хыяллана алырлык кына әйберләр күрәбез. Һәм сез, үзегезнең конкурентлы өстенлекләрегезне үстереп, дөрес юлдан барасыз".
"Без монда, Татарстанда, компетенцияләрне ныгытырбыз һәм сезнең барлык проектларда яхшы партнер булырга тырышырбыз”, - дип мөрәҗәгать итте Сбербанк башлыгы Рөстәм Миңнехановка.
Утырыш тәмамлангач, Герман Греф һәм Рөстәм Миңнеханов Сбербанк һәм Татарстан Республикасы арасында тышкы икътисади эшчәнлек өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар. Шулай ук ТР Президенты һәм Сбербанк башлыгы барында банк белән “Генерирующая компания” ААҖ, банк белән “Химград” технополисы арасында килешүләр имзаланды.
Герман Греф журналистлар белән әңгәмәсендә Татарстан белән килешү төзүендә шат булуын белдерде: “Мин Татарстанга үсешендә ярдәм итүем белән горурланам. Бу безнең илнең ничек үсәргә тиешлегенең искиткеч үрнәге”, - дип белдерде Сбербанк башлыгы.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сбербанкны Россиянең иң заманча банкы дип атады. Р.Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге Сбербанк белән хезмәттәшлекне югары бәяли һәм алга таба да уртак проектларны тормышка ашырырга әзер.