Алексей Песошин "КАМАЗ" автотехникасы өчен дисклы тормозның тормоз механизмнарын җыю линиясен ачуда катнашты

2025 елның 12 декабре, җомга

Бүген «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы кысаларында «КАМАЗ тормоз системалары» ҖЧҖендә дисклы тормозның тормоз механизмнарын җыю линиясе тантаналы рәвештә ачылды. Линия РФ территориясендә дисклы тормозлар җитештерүне локальләштерү проекты кысаларында эшли башлады.

Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры, «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы рәисе Сергей Чемезов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ тормоз системалары» ҖЧҖ генераль директоры Александр Никонов һәм башка җитәкчеләр катнашты. 

"КАМАЗ тормоз системалары" ҖЧҖ "КАМАЗ" ГАҖнең бүлендек предприятиесе булып тора. 2023 елда "КТС" ҖЧҖ дисклы тормозлар җитештерүне локальләштерү проектын башлап җибәрде. Планлы нәтиҗәле эш нәтиҗәсендә "КАМАЗ" ГАҖ белгечләре белән берлектә 17,5", 19,5" һәм 22,5 " модельле дисклы тормозның тормоз механизмнарын җыюның заманча автоматлаштырылган линиясе проектланды һәм эшләнде, алар К5 буын КАМАЗ йөк автомобильләренә, Компас автомобильләренең перспективалы гаиләсенә, пассажир транспортына, шулай ук тагылма техникага урнаштырылачак. 

"Әлеге җыю линиясе елына иң яхшы дөнья стандартларына туры килә торган сыйфатлы 90 мең тормоз механизмын җыярга мөмкинлек бирәчәк. Куелган бурычларны лаеклы хәл иткән һәм җитештерелә торган продукция күләмен арттырган предприятие җитәкчелегенә һәм хезмәт коллективына рәхмәт», - диде Алексей Песошин.

"КАМАЗ тормоз системалары" бүлендек компаниясенең җитештерү цехында яңа җыю линиясен эшләтеп җибәрү автогигантның һәм Ростех дәүләт корпорациясенең продукция спектрын һәм Россия автосәнәгате мөмкинлекләрен киңәйтү буенча колачлы эшен дәвам итү булып тора. Безнең уртак тырышлыкларыбыз автокомпонентларның бу сегментында технологик бәйсезлеккә ирешүгә юнәлдерелгән иде. Хәзер «КАМАЗ"ның заманча дисклы тормозлар җитештерүе бар. Проектны гамәлгә ашыру, технологик бәйсезлекне көчәйтеп кенә калмыйча, компонентларны конкрет модельләр таләпләренә оператив җайлаштырырга мөмкинлек бирәчәк – мәсәлән, КАМАЗ платформасында автобуслар һәм электробуслар өчен», - диде Сергей Чемезов. 

"Бүген дисклы тормозның тормоз механизмнарын җыю башланды, ул прогрессив карар дип санала. Заманча икътисадый һәм сәяси шартларда Россия сәнәгать мәйданчыкларын үстерү һәм технологик яктан бәйсез булу бик мөһим. Мин проектта катнашучыларның барысын да «КАМАЗ» һәм гомумән Россия сәнәгате өчен мөһим вакыйга белән котлыйм! «КАМАЗ тормоз системалары» компаниясе өчен бу әһәмиятле тарихи этап, чөнки продукция спектры киңәя. Предприятиегә зур җитештерү уңышлары телим, продукциягезгә ихтыяҗ зур булсын!"- диде Сергей Когогин. 

Линияне тантаналы рәвештә эшләтеп җибәргәннән соң, кунаклар беренче әзер продуктта автографлар калдырдылар. Вакыйга истәлегенә беренче деталь «КТС» ҖЧҖ музей залында сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International