Алексей Песошин «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы утырышында катнашты

2025 елның 12 декабре, җомга

Бүген Чаллыда Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә агымдагы елда «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советының йомгаклау утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Директорлар советы әгъзалары 2025 елның ун аенда «КАМАЗ» базарының торышы һәм сату нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңладылар.

Директорлар советы «КАМАЗ» ГАҖ оешмалары төркеменең 2026 елга бизнес-планы турында фикер алышты һәм раслады. Шулай ук «КАМАЗ» ГАҖнең 2030 елга кадәрге чорга Стратегик үсеш программасы тыңланды һәм расланды, фаразлар 2036 елга кадәр.

Алексей Песошин «КАМАЗ»ның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Моннан тыш, Күмәк иминлек турында шартнамә оешмасы Генераль секретаре Имангали Тасмагамбәтов ОДКБ кысаларында хәрби-сәяси хезмәттәшлекне үстерү һәм тирәнәйтү буенча актив һәм нәтиҗәле эше өчен «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга Күмәкиминлек турында шартнамә оешмасының II дәрәҗә Мактау билгесен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International