Бүген “Россия Сбербанкы” ААҖ президенты – идарә рәисе Герман Греф Татарстанга визиты кысаларында Чаллыда булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Автоградта Герман Греф һәм Рөстәм Миңнеханов "Развитие" индустриаль паркының төзелеш мәйданчыгында булдылар. Мондый муниципаль дәрәҗәдәге индустриаль парк булдыру индустриаль мәйданчыкларга ярдәм кысаларында Сбербанк тарафыннан финансланачак.
Сбербанк башлыгы "КАМАЗ" ААҖ автомобильләр заводында, ФТҮтә булды. Герман Грефка предприятиенең өр-яңа эшләнмәләре тәкъдим ителде. Шуннан соң Герман Греф һәм "КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин "КАМАЗ" белән Сбербанк арасында стратегик хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф барында Сбербанк белән Чаллы башкарма комитеты арасында һәм "КАМАЗ" ААҖ белән "Сбербанк Лизинг" ААҖ арасында килешүгә имза салынды.
Журналистларга интервьюсында Герман Греф Татарстанны башка регионнар өчен бик яхшы үрнәк дип атады. "Бу Чаллы мисалында раслана. Башка урыннарда табигать алшартлары, чимал булса, монда сыйфатлы кеше потенциалы бар – хакимияттә дә, компанияләрдә дә”, - дип саный Г.Греф.
Герман Греф аны "КАМАЗ"да күргән казанышлар гаҗәпләндерде, диде. "Кайбер программаларны без башладык, мин министрлыкта эшләгән вакытта ук инде, һәм бүген мин яңа техника үрнәкләрен күрдем, - дип белдерде Герман Греф. – Мин "КАМАЗ" генераль директорына республика Президентына һәм шәһәр мэрына монда эшләнгәннәр, предприятиене, шәһәрне һәм республиканы яңартканнары өчен үземнең соклануымны һәм рәхмәтемне белдерергә телим”.
Сбербанк башлыгы шәһәр, республика һәм "КАМАЗ" белән төзелгән килешүләр турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Герман Грефның Татарстанга визитына йомгак ясады. "Без бик уңышлы эшләдек, хәзер кайда булуыбызны карадык, - дип хәбәр итте республика Президент ы. – Россия Сбербанкы безнең стратегик партнерыбыз, без банкның барлык продуктларыннан файдаланабыз. Кичә без нефть химиясе комплексындагы проектларыбыз буенча җитди фикер алыштык, бүген "КАМАЗ"ны карадык.
Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика җитәкчелеге Сбербанк белән муниципаль дәрәҗәдә индустриаль мәйданчыклар булдыру буенча хезмәттәшлек итәргә җыена.
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, республиканың һәм Сбербанкның кайбер перспектив уртак проектлары бар, шулардан - күчмә офислар булдыру буенча, Сбербанк терминалларын дәүләт хезмәт күрсәтүләре өчен файдалану буенча, заманча идарә процессларын гамәлгә кертү буенча.
"Ышанам ки, Татарстан – безнең предприятиеләр, безнең халык – Россия Сбербанкының ышанычлы партнеры булачак", - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.