Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртәбез, элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттаховның 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгын бәйрәм итү турындагы инициативасын хуплаган иде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән тиешле оештыру комитеты төзелде.
Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов үзенең нотыгында 250 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлекне шәһәр үсешенең озак сроклы программасы буларак ассызыклады.
«Бүгенге утырыш безнең өчен ышаныч билгесе һәм нәтиҗә өчен зур җаваплылык ул, - диде Дамир Фәттахов. - Оештыру комитетының 23 декабрьдәге утырышын символик дип саныйм - бу көнне 1781 елда Екатерина II үзенең Указы белән Бөгелмәгә рәсми рәвештә өяз шәһәре статусы бирде».
Бөгелмә районы башлыгы шулай ук хәбәр иткәнчә, 250 еллык - шәһәр бу чиккә яңартылган килеш клергә тиеш.
Әзерлек кысаларында шәһәр инфраструктурасын үстерү, шәһәрнең мөһим конкурент өстенлеген - мәгариф өлкәсен ныгыту, өченче юнәлеш – туризм һәм кунакчыллык индустриясен үстерү кебек юнәлешләр күздә тотыла.
Бөгелмәнең киләчәк үсеш өчен бөтен алшартлары бар, диде Дамир Фәттахов, шәһәр – республиканың көньяк-көнчыгыш капкасы, транспорт агымнары кисешү ноктасы, әйләнә-тирә территорияләрне җәлеп итү үзәге.
Оештыру комитеты утырышы йомгаклары буенча Бөгелмә районы башкарма комитетына, башка ведомстволар белән берлектә, Бөгелмә һәм Бөгелмә районын 2031 елга кадәр үстерү программасы буенча тәкъдимнәр формалаштырырга һәм җибәрергә кушылды.