Бүген Казанда урбанистика өлкәсендә бөтендөнья әйдәүче белгечләреннән берсе Энрике Пеньялоса лекция укыды. Аны тыңлаучылар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Шулай ук Боготаның экс-мэры, Нью-Йорк Транспорт һәм үсеш институты президенты лекциясен тыңларга ТР Хөкүмәте вәкилләре, Казан башкарма комитеты хезмәткәрләре, архитекторлар һәм башка белгечләр килде.
Кичә Энрике Пеньялоса Татарстан Президенты белән очрашты, Казанны карады. Бүгенге лекциядә ул республикада күргәннәре буенча да мисаллар китерде.
Лекция башында Энрике Пеньялоса билгеләп үткәнчә, яшәү өчен уңайлы шәһәр - кешеләр үзләрен бәхетле итеп сизсен өчен төп шарт ул. Шул ук вакытта эксперт фикеренчә, икътисадый үсеш үзе генә шәһәрне яшәү өчен уңайлы ясамый. Киресенчә - нәкъ менә уңайлы мохит, кешеләрне үзенә тартып, шәһәрне икътисадый яктан уңышлы итә ала.
«Яхшы шәһәрдә кешеләрнең иҗтимагый урыннарга йөрисе килә. Урбанистика дизайны ягыннан яхшы шәһәр - җәяү йөрергә рәхәт булган шәһәр ул», - дип белдерде Э.Пеньялоса.
Шул ук вакытта шәһәр мохите, эксперт фикеренчә, бөтен яшәүче кешеләр өчен дә уңайлы һәм җайлы булырга тиеш, байлыкларына карамыйча, байлар да ярлылар да бөтен уңайлыклардан да файдалана алырга тиешләр, бу социаль тигезсезлек югары дәрәҗәдә булган шәһәрләр өчен мөһим.
Ләкин кешеләр мохите машиналар мохите белән конфликтка керә, һәм биредә, Энрике Пеньялоса фикеренчә, җәяүлеләр ягын якларга кирәк. Урбанистикага заманча караш автомобиль юлларын тарайтып, җәяүлеләр юлларын киңәйтү, парклар һәм башка иҗтимагый киңлекләр оештыру ягында.
«Җәяүлеләрне җир астына төшерү - аларны ихтирам итмәү ул», - дип саный Э.Пеньялоса.
Бигрәк тә яр буйлары мөһим - алар шәһәрнең иң зур байлыклары, алар кешерәрне чыннан да бәхетле итә. Эксперт билгеләп үткәнчә, яр буйлары, беренчедән, шәхси булмаска тиеш, аларга юл ачык булырга тиеш, икенчедән, якында автомобиль юллары булмаска тиеш.
Энрике Пеньялоса сүзләренчә, ял итү урыннарын сәүдә үзәкләре алыштырмаска тиеш. Шопинг-моллар урынына кешеләр җәяү йөрү урыннарына тартылырга тиешләр, шул исәптән андагы кечкенә генә кибетләргә дә. Хәтта "кыйбатлы" җәяүле урамда да бай булмаган кешеләр кимсетелгән дип, престиж сәүдә үзәкләреннән аермалы буларак, сизергә тиеш түгелләр.
Җәяүлеләр өчен уңайлы мохит һәр бина янында оештырылырга тиеш, беречне катка кеше керә алырлык итеп, машиналарга кую урыннарын бина янында ясамаска кирәк.
Аерым эксперт транспорт темасына кагылды. Аның фикеренчә, шәһәрләрдә киң шосселар һәм юл чишелешләре төзү бөкеләр мәсьәләсен хәл итми, алар киресенчә тагын да машиналар санын арттырып, яңа бөкеләр барлыкка килүгә этәргеч булалар. Шосселар урынына Э.Пеньялоса киң бульварлар төзергә тәкъдим итте, һәм мисалга Париждагы Елисей кырларын китерде. Шул 10 полосалы юлда киң тротуарлар бар, күп санлы сфетофорлы җәяүлеләр юлны чыгу урыннары бар.
Транспорт өчен аерымланган полосалар бөтен дөнья буйлап киң кулланыла, хәтта зур метрополитенлы шәһәрләрдә дә.
«Мобильлек мәсьәләсе - бу юл киңлеген бүлү мәсьәләсе, - дип ассызыклады Энрике Пеньялоса. - Техник яктан һәм иҗтимагый тигезлек ягыннан автобус хәрәкәтенә өстенлек бирү мөһим».
«Юл киңлеге - шәһәрдә иң кыйммәтлесе, - дип ышанып әйтте эксперт. - Һәм аны юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында бүлү - бөтенләй техник мәсьәлә түгел. Бу йөз процентка сәяси мәсьәлә».
Шулай ук, Э.Пеньялоса фикеренчә, велосипед юлларын булдыру да бик мөһим. Хәтта кышкы Казанда да кунак кичә велосипедчыны очраткан, бу әлеге транспорт кирәк икәнлеген күрсәтә. Шул ук вакытта велосипед юлы - иҗтимагый тигезлек символы ул, чөнки 30 долларлык велосипедтагы кеше 30 мең долларга алынган автомобильдәге кеше белән тигез хокукларга ия.
«Яхшы шәһәр - ул ярлылар да машинада йөри торган шәһәр түгел, ә байлар да җәмәгать транспорты һәм велосипедта йөргән шәһәр ул», - дип нәтиҗә ясады Энрике Пеньялоса.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа юл чишелешләрен һәм юлларны төзү транспорт мәсьәләсен вакытлыча гына хәл итә торган чара икәнен билгеләп үтте. «Без уңайлы шәһәр мохите, яшеллек булган зоналар, яр крыйлары булырга тиешлеге белән риза», - дип белдерде ТР Президенты.
Ул Энрике Пеньялосадан Казан җитәкчелеге беренче чиратта ниләр башкарырга тиешлеген сорады.
Э.Пеньялоса белдергәнчә, иң мөһиме – шәһәрнең киңгә таба үсүен булдырмау. Шәһрне үзәккә якынрак төзергә кирәк, кешеләрнең җәмгыять транспортында Казанның һәр читенә дә барып җитә алырлык булырга тиеш. Шәһәрнең тарихи үзәген республиканың чын байлыгы, дип саный Энрике Пеньялоса. Уңайлы мохит булдыру өчен җәмәгать транспортына аерым полоса бүлеп бирергә кирәк, җәяүлеләргә уңайлы юллар төзергә. «Бөкеләрдән куркырга кирәкми - алар машиналарны куллануны киметәчәк кенә, - дип ассызыклады Э.Пеньялоса. – Әмма парковкаларны бетерү белән бергә киң тротуарлар булдыру зарур, кешеләр алмаш булуын күрергә тиеш».
Бүген һәм иртәгә Энрике Пеньялоса Казанда шәһәр төзү тармагы белгечләре һәм студентларга тагын берничә лекция укый.