Бүген Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер очрашуы узды.
Яклар алга таба Татарстан белән "Газпром" ААҖ хезмәттәшлеге турында, шулай ук ярдәмче предприятие "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖнең 2013 елда эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.
Очрашу барышында шулай ук Татарстан халкының кулланылган газ буенча бурычы турында да сүз барды. Татарстанның бурычы башка регионнар арсында иң азы булуга карамастан, акчаларны җыеп бетермәү бар.
2014 елда Татарстан Республикасы "Газпром" ААҖ социаль программасында - "Газпром - балаларга" - катнашуын дәвам итәчәк. Программа 70 регионда, "Газпром"ның ярдәмче җәмгыятьләре һәм оешмалары ярдәмендә ашырыла.