Рөстәм Миңнеханов "Аргументы и факты" ЯАҖ генераль директоры Денис Воронков белән очрашты

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

"Аргументы и факты" ЯАҖ генераль директоры Денис Воронков белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук "Аргументы и факты" ЯАҖ региональ директоры Андрей Степанов, "Аргументы и факты Казан" ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Абушахманова, "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов, ТР Президенты җитәкчесе Андрей Кузьмин катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Воронков Россия территориясендә Татарстан Республикасының уңай имиджын булдыру буенча мәгълүмат хезмәттәшлеге перспективалары турында, шул исәптән мәдәни мирасны, туристик мөмкинлекләрне, сәламәт яшәү рәвешен, толерантлыкны популярлаштыру турында сөйләштеләр. "АиФ" җитәкчелеге басмалары битләрендә Татарстан Республикасының алдынгы проектлар, "Иннополис", "Смарт-Сити Казан" кебек проектлар, турында мәгълүмат бирергә, шулай ук Казанда халыкара дәрәҗәдәге ярышларга - 2015 елда су спорт төрләре буенча чемпионатына, 2018 елда футбол буенча чемпионатка әзерләнү һәм уздыру турында мәгълүмат бирергә теләкләре булганын белдерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International