Татарстанда 400дән артык Яңа ел тамашасы оештырылачак
2013 елның 10 декабре, сишәмбе
25 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Татарстанда республиканың театр учрежденияләре тарафыннан балалар һәм олылар өчен 481 яңа ел тамашасы күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан мәдәният министры Айрат Сибгатуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, иң күп тамашаны “Әкият” Татар дәүләт курчак театры күрсәтәчәк. Барлыгы 60 спектакль күрсәтеләчәк.
Әлмәт татар дәүләт драма театры 41 спектакль, Буа дәүләт драма театры – 36, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 31 спектакль күрсәтәчәк, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 35 концерт оештырачак.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.